Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

Туган көнең котлы булсын!

Әсәй авылында яшәүче кадерле тормыш иптәшем, әтиебез, бабабыз Әхмәтов Азад Әхмәт улының 70 яшьлек юбилее.

Кадерле әтиебез! Гомер юлын якты өлге итеп алырлык, меңнәргә үрнәк булырлык әтиебез! Сине 70 яшь тулу белән кайнар котлыйбыз.

Әниебез белән безне – 3 балаңны кадерләп үстереп, үз юлыбызга аяк басарга булышканың, яратып-сөеп, аталарча кайгыртканың, гаделлеккә өйрәткәнең өчен зур рәхмәт сиңа, әти. Син, әти, безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле кеше, алтын куллы, таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез, җылы кояшыбыз, рух чишмәбез, яшәү өлгебез. Син тормыш авырлыкларын җиңә килгәнсең, балаларыңа, туганнарыңа сабырлык, изгелек, шәфкатьлелек үрнәге күрсәтеп яшисең.

Әти! Сиңа әниебез белән озын гомер, язгы кояш нурларыдай аяз көннәр, иртәләр, исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, ак бәхетләр телибез! Безне сөендереп озын-озак яшәгез!

Тормыш иптәше, балалары, оныклары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев