Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

Теләкләрнең иң изгесе – Сезгә!

16 август көнне безнең иң яраткан, иң кадерле кешебез – әниебез Идиятова Вәсилә Дәүләтхан кызына 70 яшь тулды.

Кадерле әниебез, без сине туган көнең белән чын күңелдән котлыйбыз. Көннәрең шатлык белән үтсен, гомер юлларың озын булсын, кайгы-хәсрәт күрми, һаман шулай безгә терәк булып, әтиебез Илдус белән бергә матур итеп яшәгез.

Әни, төпле киңәшең, җылы сүзең, нурлы йөзең өчен рәхмәт сиңа! Синең безгә күрсәткән игелекләреңне уйлап та, санап та бетерерлек түгел. Барысы, барысы өчен дә рәхмәт сиңа, әнкәй!

 

Җырыбызның моңы, тормышыбызның нуры,

Кадерлебез безнең, газизебез безнең,

Игелек тулы олы йөрәкле,

Мәңге яшь, гүзәл әниебез безнең.

Сау-сәламәт, шат һәм көләч бул.

Иксез-чиксез булсын бәхет мизгелләрең!

Ходай сиңа озын гомер насыйп итсен.

Сиңа юллыйбыз теләкләрнең изгеләрен.

Әни бит ул — өйнең яме,

Ә тормышта — олы терәк.

Сәламәт бул, озак яшә,

Син бит, әни, безгә кирәк.

“Әни! ”— диеп дәшү шундый рәхәт,

Рәхмәт, әни, һәммәбездән рәхмәт.

Әни булдың, әни булып калдың —

Һәр көнеңне безнең өчен яшәп.

 

Иң изге теләкләр теләп: тормыш иптәшең, кызларың, киявең, оныкларың

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев