Теләкләрнең иң изгесе – Сиңа!
Кәкре Елга авылында гомер итүче тормыш иптәшем, әтиебез, бабабыз, кодабыз Нуриев Ильянур Галиәкбәр улы 26 мартта 70 яшьлек күркәм юбилеен билгеләп үтә.
Әтиебез 53 ел “Марс” колхозында эретеп-ябыштыручы булып эшләде. Әле бүгенгесе көндә дә лаеклы ялда булуына карамастан, эшләп бу тормыштан тәм табып яши. Син яшьтән үк үзеңнең сәламәтлегеңне, гомереңне дә кызганмыйча гаиләң өчен, кешеләр бәхете өчен дөрләп-янып яшәдең, бар көчеңне түктең.
Газиз кешебез, кадерле әтиебез! Шушындый зур һәм якты бәйрәмең – 70 яшь тулган көнеңдә без сиңа ихлас котлауларыбызны юллыйбыз. Кадерле кешебез, сиңа булган теләкләребезнең иң мөһиме – алдагы гомер елларыңда тормыш юлларыңны иминлектә, сау-сәламәт булып, бәхетле көннәрдә, шатлык белән үтәргә язсын! Киләчәктә дә балаларыңның, оныкларыңның, кардәш-туганнарыңның шәфкатен, мәрхәмәтлелеген, игътибарын, ихтирамын тоеп, әниебез белән хәерле, тыныч тормышта гомер ит!
Үткән 70 ел гомерең
Кешеләргә үрнәк булырлык.
Синең соклангыч тормышың
Безнең өчен горурлык.
Таң нурлары булып йортыбызга
Ак бәхетләр генә сибелсен.
Түп-түгәрәк булсын тормышыгыз,
Юлларың гөлгә күмелсен.
Иң изге теләкләр белән: тормыш иптәшең Фәния, кызларың, барлык туганнарың
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев