Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

Теләкләрнең иң изгесе, сиңа!

Кадерле тормыш иптәшем, әниебез, әбиебез Әхметова Халисә Әснәр кызы улы үзенең 65 яшьлек юбилеен 1 сентябрьдә бәйрәм итте.

Кешене бәхет тудырмый, үз бәхетен кеше үзе ясый. Син дә үз бәхетеңне үзең төзеп, безне барыбызны да шатландырып яшисең. Тормыш кырыслыкларына да бирешмичә үзңнең балачак самимилеген югалтмаган, һәрчак оптимист булып кала белгән, туры сүзле, киң күңелле, эчкерсез, яраткан кешебез син безнең.  Киләчәктә дә безне куандырып, шатландырып, сау-сәламәт булып, күтәренке кәеф белән яшәвеңне телибез.

Котлы булсын туган көнең,
Озак яшә, бул син бәхетле. 
Яныбызда син булганда гына 
Табып була олы бәхетне. 
Шатлык белән яшә, хәсрәт күрмә,
Тыныч булсын һәрчак күңелең,
Бәхетле матур тормыш сиңа, 
Кояшларга тиңе гомернең.

Иң изге теләкләр белән: яраткан тормыш иптәшең, кадерле балаларың, ,оныкларың.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев