Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

Теләкләрнең иң изгесе, сиңа!

Туйкә авылында яшәүче кадерле тормыш иптәшем, яраткан әниебез, әбиебез Хөснетдинова Фәнүзә Фәһим кызының 1 сентябрь көнне 60 яшьлек юбилее.

Кадерлебез, сине гомер бәйрәмең белән ихлас күңелдән тәбрик итәбез. Сиңа сәламәтлек, хәерле озын гомерләр, ак бәхетләр телибез. Мул, имин тормышта әтиебез белән тигезлектә, балаларыңның игелеген күреп, оныкларыңа куанып яшәргә язсын.
 
Әле һаман без дип яшисең син,
Күптән инде зурлар булсак та.
Аз булыр күк, әнкәй, синең өчен
Нинди изгелекләр кылсак та.
Ходай сиңа сәламәтлек бирсен,
Сызламасын аяк-кулларың.
Чирне белмә, кайгы-хәсрәт күрмә,
Япь-яшь булып калсын күңелең.
Яшәү шатлыгы син безнең өчен.
Яхшылыгың белән үрнәк син.
Авыр чакта сиңа таянабыз,
Безнең өчен һәрчак кирәк син.
Алгы көннәрдә дә бәхетебез
Булсын иде тулы, түгәрәк.
Синнән җылы алып һаман шулай
Гомер кичсәк иде бергәләп.
 
Сине яратып: тормыш иптәшең Ленар, балаларың, оныкларың

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев