Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

Татшуган авыл җирлеге Советы исеменнән Әхтәмова Энҗе Таһир кызын олуг юбилее - 55 яшь тулган көне белән тәбрик итәбез

Хөрмәтле Энҗе Таһир кызы!

Сезне ихлас күңелдән олуг юбилеегыз белән тәбрик итәбез!

Сез күп еллар авылыбыз үсеше өчен тырышып хезмәт иттегез.  Үз эшегезне зур осталык, күңел жылыгызны биреп башкаруыгыз, көчле рухлы, кешелекле,  ярдәмчел булуыгыз белән  авылдашларыбыз арасында зур ихтирам яуладыгыз. Барлык тормыш авырлыкларын җинеп, балаларыгызга, туганнарга сабырлык, изгелек, шәфкатьлелек үрнәге күрсәтеп яшисез.

Озак еллар дәвамында Татшуган авылы үсешенә куйган тырыш хезмәтегез өчен сезгә олы рәхмәтебезне белдерәм. Сезгә ныклы сәламәтлек, имин тормыш телибез. Ходай биргән һәр көнгә куанып, балалар, оныклар бәхетенә сөенеп яшәргә язсын. 

 

Сабыр да син, гади, кешелекле,
Кылган эшең - бары изгелек.
Шатлыкларда үтсен синең көннәр,
Бәхетләрең булсын гомерлек.

Юбилееңда изге, матур хисләр
Күңелеңдә калсын уелып.
Тәбриклибез сине чын күңелдән,
Барыбыз да бергә кушылып.

 

Ихтирам белән, Татшуган авыл җирлеге башлыгы Хәертдинов Мансур Шәфәгать улы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев