Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

Йөрәк сүзе - йөрәккә!

Сарлы авылында яшәүче Хәбибуллин Әкъсән Лотфулла улына 20 августта 90 яшь тулды.

Шушы күркәм юбилее белән котлап, әткәйгә, бабабызга, туганыбызга, кодабызга Аллаһы Тәгалә биргән гомерен саулыкта, әнкәй белән тигезлектә яшәвен телибез. Әткәйнең дә үз чоры кешеләре кебек балачагы, яшьлеге тормыш авырлыгы белән үтә. Яшьтән хезмәт авырлыкларына бирешмичә гомер итә ул. Әнкәй белән ике кыз үстереп, олы тормыш юлына чыгардылар. Кызганыч, бүгенге көндә сеңлем дә, ирем дә арабызда юк инде. Якты истәлекләре генә калды. Әткәй-әнкәй белән гомер кичереп, оныклар, оныкчыклар кайтканга куанып яшибез. Әткәй әле дә кулыннан килгәнчә безгә булыша. Бала җанлы әткәемә, бабабызга олы рәхмәтләребезне әйтәбез.

 

Чәчләреңә чал керсә дә,

Син бит безнең йөрәк түрендә.

Озак яшә, кадерлебез, авырмыйча,

Син дөньяда безгә бер генә!

 

Иң изге теләкләр белән: кызың, кода-кодагыйларың, туганнарың, килен-кияүләрең, оныкларың, оныкчыкларың

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев