Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

Реклама хезмәткәрләре көне белән!

23 октябрь — Россиядә рәсми булмаган Реклама хезмәткәрләре көне. 1994 елда бер реклама агентлыгы шушы көнне олы бер басмадан рекламага беренче заказын ала һәм нәкъ шушы көнне һөнәри бәйрәмне билгеләп үтәргә тәкъдим итә. Әлеге идея тормышка ашырыла һәм традиция булып китә.

Инде Мисыр папирусларында коллар сату турында белдерүләр очрый. Башлангыч чорында реклама төргәкләрдә, бәләкәй такталарда, ташларда һәм биналарда язылган була. Урта гасырларда исә «реклама хезмәткәре» үзенең товары турында кычкырып хәбәр итеп сатучы була. «Реклама» сүзе латин телендә «кычкырам, кычкырып әйтәм» дигәнне аңлата. Реклама тармагының үсеше китап бастыру һәм басма матбугат белән бик тыгыз бәйле була: Теофраст Ренодо беренчеләрдән булып гәҗит-журналларда шәхси белдерүләрне чыгара, ә 1786 елда Уильям Тэйлорның «Tayler & Newton» фирмасы реклама бирүче белән нәшрият арадашчысы буларак эшли. Шуннан башлап реклама эше барлыкка килә.

Безнең «Маяк» редакциясендә инде 8 нче ел тугры хезмәт иткән Зөлфия Шәрипова үзенең һөнәри бәйрәмендә реклама хезмәткәре эшенең серләрен ачты:

– Минем хезмәт юлы ВКонтакте социаль челтәрендәге белдерүдән башланды, 2015 елның декабрь аеннан мин редакциядә эшлим. Һәр реклама бирүче клиент белән без дусларбыз. Бер шалтыратышу белән генә мине оныттылар дигән сүз юк, чөнки безнең мөнәсәбәтләр гаиләдәге кебек ныклы һәм ышанычлы. Алар минем гаилә сыман, алар үзе бер дөнья. Эшкә килгәндә дә мин өйгә килгән сыман булам, миндә аеру дигән әйбер юк, эштән соң да мин һәрвакыт элемтәдә. Даими реклама бирүчеләрдән миңа карата тискәре мөнәсәбәт юк, алар мине үз кеше итеп саныйлар. Иң баштан ук минем үз көчемә ышанычым булганга, кешеләр белән эшләгәндә проблема булмады. Һәрвакыт кеше булып калырга кирәк, психологияне белү, кеше күзләренә карарга, нәкъ күзләргә игътибар итәргә кирәк. Бары тик күзләргә карап, бөтен нәрсәне белеп була. Шулай кешенең эчке дөньясын беләсең, шулай кеше белән эшлисең дә. Мин йөрәктән йөрәккә дигән шигарь белән эшлим, башкача булдыра алмыйм. Эшемнең сере бик гади: кешенең күзенә кара, елмай һәм барысы да әйбәт булачак! – ди реклама белгече Зөлфия Шәрипова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев