Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

Олуг юбилеең белән!

Югары Стәрле авылында туып, хәзерге вакытта Карамалы Елга авылында яшәүче әтиебез Гыймаев Марсель Әкъмалетдин улына шушы көннәрдә 70 яшь тулды.

Кадерле әтиебезне олуг юбилее белән котлап, иң изге теләкләребезне юллыйбыз!

Әтиебез кечкенәдән хезмәт сөючән, тырыш, шат күңелле, шаян булган. Бу сыйфатлар алга таба тормышында аңа юлдаш булып, хезмәтендә биек үрләр яуларга, югалып калмаска ярдәм иткән. Хөкүмәт тарафыннан хезмәте югары бәяләнеп, бик күп Мактау кәгазьләре, бүләкләргә ия булуы шул хакта сөйли.

 Әниебез Лена Мөхтәрулла кызы белән безне – 2 баланы кадерләп, дөрес тәрбия биреп үстерделәр. Аларның тормышы – олы үрнәк. Туганнарның, дусларның кадерен белү, аларга игътибар – кайгырту – әти-әниебез тарафыннан күңелләребезгә салынган.

Хөрмәтле әтиебез! Саулыгың нык булсын, тормышыбызга ямь өстәп, кайгы-хәсрәт күрмичә, якыннарыңның күңел җылысын тоеп, балалар игелегендә озын-озак яшәвеңне телибез!

Сине яратучы кызың Гөлназ, киявең Эдуард, улың Марс, оныгың Шамил һәм хөрмәт белән кода-кодагыең

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев