Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

Марсель Шәйдуллин азнакайлыларны Россия көне белән котлады

Россия көне белән!

12 июньдә туган илебез – Россия көнен билгеләп үтәбез. Бу – илебездә яшәүче барлык халыкларның дуслыгын, туганлыгын чагылдырган күркәм бәйрәм.

Без үзебезнең күпгасырлы тарихыбыз белән чиксез горурланабыз. Илебезне көчле, бердәм, алга киткән итеп күрәсе килә һәм шуңа омтылабыз да. Җирлегебездә дә төрле милләт вәкилләре бер-берләре шатлык-куанычларны да, борчу-проблемаларны да уртак итеп, гореф-гадәтләрне хөрмәт итеп, саклап, тату гомер итә. Бу бердәмлек киләчәктә дә гел ныгый гына барсын, барчабызга да тормышның рәхәтен татып, сихәтлектә, бәрәкәттә яшәргә язсын.

Дәүләтебез, бөтенхалык бәйрәме белән котлап, иминлек, бәхетләр телим!

Марсель Шәйдуллин, Азнакай муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев