Марсель Шәйдуллин азнакайлыларны Республика Конституциясе көне белән котлады
Хөрмәтле райондашлар! Сезне Татарстан Республикасының төп законы - Конституция көне белән котлыйм.
Конституция принципларын кулланып, Татарстан икътисади үсеш, халык тормышын яхшырту һәм социаль тотрыклылыкны, законлылык һәм хокук тәртибен ныгытуны тәэмин итеп, уңышлы алга бара. Киләчәктә дә республикабызның үзе сайлаган юлдан нык һәм ышанычлы атлап барачагына һәм яңа үрләргә, яңа тормыш дәрәҗәсенә ирешәчәгенә ышанам, чөнки бездә моның өчен иң мөһим әйбер - күпмилләтле дус, тырыш халык, белемле яшьләр, хезмәт сөючән кешеләр бар.
Районыбыз халкы әлеге истәлекле көнне бәйрәм рухы белән каршылый. Ел дәвамында халык хуҗалыгының һәр тармагында күркәм нәтиҗәләргә ирешелде. Киләчәккә булган планнарыбыз өметле һәм алар көндәлек тырыш хезмәт белән тормышка ашырыла.
Олы бәйрәм уңаеннан, районыбыз халкына тигезлек, рухи күтәренкелек, киләчәккә өмет һәм ышаныч телим. Сәламәт булыгыз, гаиләләрегездә шатлык-сөенеч, иминлек тантана итсен.
Марсель Шәйдуллин,
Азнакай муниципаль район башлыгы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев