Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

Марсель Шәйдуллин азнакайлыларны Физкультурачылар көне белән котлады

Бәйрәм белән!

Хөрмәтле спортчылар, тренерлар, физик культура, спорт хезмәткәрләре, ветераннар, сәламәт яшәү рәвеше алып баручы райондашлар! Сезне чын күңелдән Физкультурачылар көне белән котлыйм!

Физкультурачылар көне – сәламәт яшәү рәвеше кыйммәтләрен кадерләүчеләр һәм рухын, тәнен ныгыту белән шөгыльләнүчеләр көне.

Районда да спортны үстерү өлкәсендә зур эшләр башкарыла. Үсеп килүче буын физкультура һәм спорт белән шөгыльләнсен өчен без барлык шартларны тудырырга тырышабыз. Райондашларыбызның республика, Россия күләмендәге уңышларына сөенәбез. Алар – районыбыз горурлыгы.

Җирлегебез өченче ел рәттән республикада “Иң яхшы спорт шәһәре” исеменә лаек булган икән, монда барыбызның да лаеклы өлеше кергән. Без ГТО нормативларын тапшыру буенча да иң алдынгы. Алда әле безгә тагын да югарырак нәтиҗәләргә ирешергә насыйп булсын!

Сезгә нык сәламәтлек, уңышлы стартлар, яхшы кәеф, бәхет, оптимизм һәм спорт ареналарында яңа җиңүләр телим!

Марсель Шәйдуллин, Азнакай муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев