Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

Марсель Шәйдуллин Азнакай халкын 1 Май бәйрәме белән котлады

Хөрмәтле райондашлар!

1 Май – Яз һәм Хезмәт бәйрәме уңаеннан эчкерсез котлауларымны кабул итегез. Бу бәйрәм төрле буын вәкилләренең күңеленә якын, шуңа күрә аны халык бәйрәме дип санарга була. Хезмәт сөючәнлек, игелеклелек, үзара ярдәмчел булу – районның һәр кешесенә хас сыйфатлар. Бүген дә якташларыбыз тырыш һәм намуслы хезмәтләре белән район һәм Татарстанның социаль вәзгыятенә зур өлеш кертә. Азнакай җире — данлыклы хезмәт традицияләрен, кече ватаннарының чәчәк атуына бөтен көчләрен бирүчеләрне хөрмәтләү ягы. Үз куллары белән районыбыз иминлеген тәэмин итүчеләрнең барысына да бик зур рәхмәт.

Кадерле дуслар! Бу бәйрәм көннәре һәрбарчагызга яңа идеяләр һәм илһам алып килсен, ә хезмәтегез бары тик шатлык-куаныч һәм аның нәтиҗәләре белән канәгатьләнү хисе китерсен. Сезгә нык сәламәтлек, барлык эшләрегездә һәм башлангычларыгызда уңышлар, тынычлык, иминлек һәм зур бәхет телим. Бәйрәм белән!

Марсель Шәйдуллин, муниципаль район башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев