Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

Күркәм юбилеең белән!

Азнакай районының Урсай Ключ авылында туып, хәзерге вакытта Яңа Юл бистәсендә яшәүче Гарифуллина Дамира Әхмәтхан кызының 13 мартта 70 яшьлек юбилее.

Кадерлебез! Барыбыз да сине шушы күркәм юбилеең белән тәбрик итәбез. Аллаһы Тәгалә сиңа исәнлек-саулык, күңел тынычлыгы бирсен, туар таңнарың аяз һәм имин булсын. Алдагы елларда да безне сөендереп сәламәт булып яшәргә язсын.

 

Тормышыбыз син булганга рәхәт,

Син булганга якты көнебез.

Барыбыз да җыелып бүген сиңа

Җылы теләкләрне телибез.

Синең сүзләр назлап юатучы,

Изге җаның тоташ игелек.

Күңел иминлеге, саулык бирсен,

Юлдаш булсын бары тигезлек.

 

Изге теләкләр белән: тормыш иптәшең, балаларың, оныкларың

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев