Азнакаево
  • Рус Тат
  • Күркәм юбилеең котлы булсын!

    Хәмзина Нәҗибә Әхмәтхуҗа кызын юбилее белән котлыйбыз!

    Табигатьнең иң матур җиренә урнашкан Азнакай районы Йолдыз авылында туып, шаулап үскән урманнарында каен яфракларына иркәләнеп, сандугач сайрауларына сокланып, мәтрүшкә исләрен иснәп, җиләкләрен, бөрлегәннәрен авыз итеп, җыеп, яшел чирәмнәрендә тәгәрәп, матурлыкка сокланып үскән, хәзергесе вакытта Тымытык авылында гомер итүче әниебез, әбиебез Хәмзина Нәҗибә Әхмәтхуҗа кызының 1 гыйнварда гомер бәйрәме 85 яшьлек зур юбилее. Искиткеч зирәк, акыллы, тыйнак, сабыр, мәрхәмәтле әни ул. Безнең барчабызны бүгенге көнгә кадәр әниебезнең догалары саклап тора. Юбилеең белән әниебез! Син безнең барыбызга да бик кирәк. Балаларыңның, оныкларыңның авылдашларыңның хөрмәтен күреп, тәнеңә сәламәтлек, күңелеңә тынычлык, бәрәкәтле гомер биреп якыннарың куанычына төренеп бәхетле яшәвеңне телибез.

    Сиңа алдагы көннәреңдә иң изге теләкләр белән: балаларың, киленнәрең, киявең, оныкларың, оныкчыкларың

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: