Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

Күркәм юбилеең котлы булсын!

Азнакай районы Якты Күл авылында яшәүче газиз әниебез Илюхина Римма Сидимир кызының 29 июльдә 80 яшьлек юбилее.

Кадерле әниебез, син булмасаң, без оясыз кош, моңсыз җыр, җырсыз сандугач кебек яшәр идек, тормышның яме дә, тәме дә булмас иде. Әтиебез белән биргән тәрбиягез, бары тик яхшылыкка өйрәтүегез, тәмле ризыкларың, җылы карашларыгыз өчен изге рәхмәтләребезне белдерәбез.

Киләчәктә пар канат булып, ныклы исәнлек, озын гомер, җан тынычлыгы белән балаларыгыз, оныкларыгызның шатлыклы хәбәрләрен ишетеп, бәхет-шатлыкларга төренеп яшәвегезне телибез.

Изге теләкләр белән: кызларыгыз, киявегез, киленегез, оныкларыгыз һәм оныкчыгыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев