Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

Күркәм юбилеең котлы булсын!

Сәпәй авылында гомер итүче кадерле әтиебез, бабабыз, инде хәзер дәү бабабыз Алмаз Мәгъсүм улы Гариповка 80 яшь тула!

Әти, сиңа булган теләкләребезнең иң мөһиме – сәламәтлек, саулык, күңел тынычлыгы, иминлек, әниебез Сәрия Гаяз кызы белән матур бәхетле картлык телибез! Быел сезнең парлы тормышыгызга 57 ел була! “Мәхәббәтле өй түрләре җәннәтләргә тиң икән”, – дип җырлана җырларда. Сезгә карап, без, нәкъ шулай, дип әйтә алабыз, сездән өлге алабыз. Әти-әни, бездән игътибар, ихтирам, рәхим-шәфкать тоеп, акыллы киңәшче, һәрчак талмас канатлы, көчле рухлы, киң күңелле булып калып, балалар, оныклардан һәм туганнарыгыздан бары яхшы хәбәрләр алып, нурлы йортыбызның бәрәкәтен тоеп, безгә, бер-берегезгә кирәк һәм терәк булып, тагын да озын-озак гомерләр кичерегез! 

Илһамия-Азат, Фәридә, барлык оныкларың Азнакай-Казан-Ижау

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев