Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

Юбилеең котлы булсын!

Азнакай шәһәрендә гомер итүче кадерле улыбыз Идиятов Радик Рәфис улының 29 декабрьдә туган көне – 50 яшьлек юбилее.

Улыбыз Радик! Шушы истәлекле матур бәйрәмең белән чын күңелдән котлыйбыз. Тормыш иптәшең Гүзәл белән бер-берегезгә терәк булып, җан җылысын тоеп гомер кичерәсез! Ярдәмчел, эш сөючән, киң күңелле, сабыр, бик күпләргә үрнәк булырлык матур гаилә төзедегез, кызыбыз Регинага белем биреп, зур тормыш юлына чыгардыгыз. Бүгенге көндә дә балагыз өчен җан атып торасыз. Кайчан килсәң дә ачык йөз, йомшак сүз, әле генә табадан төшкән тәмле ризыклар белән каршы аласыз! Атна саен мунча ягып кунак итәсез. Барысы өчен дә бик зур рәхмәтләр сезгә! Алдагы тормышыгызда да кадер-хөрмәткә төренеп, тынычлыкта, кайгы-хәсрәт күрмичә, балалар, оныклар сөеп яшәргә язсын! Ходай сезгә ныклы сәламәтлек белән озын гомер насыйп итсен, Гүзәл белән тигез тату тормышта гомер итүегезне телибез. Син гомер буе, менә инде 30 ел, бер эштә бораулау системасында хезмәт куясың, эшең бик авыр. Ходай ярдәменнән ташламасын, исән-сау гына яшәгез. Без сезне бик яратабыз!

Иң изге теләкләр белән: әти-әниең, тормыш иптәшең Гүзәл, кызың Регина, киявең Данис, сеңлең Эльвира гаиләсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев