Йөрәктән чыккан теләкләрне кабул итеп ал!
Чалпы авылында гомер итүче кадерле әниебез, әбиебез Гаффарова Рузалина Әхмәдулла кызын 75 яшьлек юбилее белән котлыйбыз!
Кадерле әниебез! Сине матур бәйрәмең белән чын йөрәктән тәбрик итәбез. Безне кешеләргә ихтирам белән карарга һәм тормышта үз урыныбызны табарга өйрәткәне һәм өйрәтеп кенә түгел, үзе дә нәкъ шулай яшәгәне өчен без Әниебезгә зур рәхмәтле. Безне кайгыртканың, туган нигезгә кайтканда кочак җәеп каршы алуың өчен бик зур рәхмәт сиңа, әни.
Син безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез. Син гомер буе тормыш авырлыкларын җиңә килеп, безгә, туганнарыңа сабырлык, изгелек, шәфкатьлелек үрнәге күрсәтеп яшисең. Син оныкларыңа ягымлы әби дә.
Әни! Алдагы көннәреңдә дә сау-сәламәт булып, безнең шатлыкларга сөенеп яшәргә язсын.
Әле һаман без дип яшисең син,
Күптән инде зурлар булсак та.
Аз булыр кебек, Әнкәй, синең өчен
Нинди изгелекләр кылсак та.
Алгы көннәрдә дә бәхетебез
Булсын иде тулы, түгәрәк.
Синнән җылы алып һаман шулай
Гомер кичсәк иде бергәләп.
Иң изге теләкләр белән: кызың, улың-киленең, оныкларың, кода-кодагыең
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев