Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

Гомер бәйрәмең белән, Әни!

Кәкре Елга авылында гомер итүче кадерле әниебез, әбиебез Ахметова Гөлсинә Гали кызының олуг юбилее – 80 яшь!

Газиз Әниебез, без сине туган көнең белән чын күңелдән кайнар котлыйбыз!

Көннәрең шатлык белән үтсен, гомер юлларың озын булсын, кайгы-хәсрәт күрми, һаман шулай безгә терәк булып, әти белән бергә матур итеп яшәгез. Төпле киңәшең, җылы сүзең, нурлы йөзең өчен рәхмәт. Рәхмәт сиңа барысы өчен дә. Сиңа озын гомер, тән сихәтлеге, саулык насыйп булсын. Күңелеңдәге җан җылысының нуры сүнмичә-сүрелмичә, безнең өчен яшәеш чыганагы булып калуыңны телибез. Аллаһының мең рәхмәте яусын сиңа. Әниебез, безне сөендереп озак еллар яшәргә насыйп булсын, иңнәреңдәге шәфкать фәрештәсе сине беркайчан да ташламасын. Рәхмәтләргә һәм рәхәтләргә төренеп яшә.

Иң изге теләкләр белән: балаларың, кияүләрең, киленең, оныкларың, оныкчыкларың.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев