Газетага багышланган гомер: матбугат ветераны Габидә Җиһаншина юбилеен каршылый
Габидә Җиһаншина бар гомерен “Маяк” газетасына багышлаган легендар матбугат хезмәткәре.
Ул 1965 елда эшкә килгәндә “Маяк” газетасы редакциясе Комсомол урамындагы баракта урнашкан була әле. Менә шуннан алып 2017 елга кадәр Габидә апа хезмәт вахтасында. Меңләгән битләрне укып, һәр хәрефкә, һәр тыныш билгесенә кадәр тикшерү зур түземлек таләп итә. Әмма Габидә Җиһаншина үз эшен җиренә җиткереп, зур җаваплылык белән башкара. Гомере буена телебезнең сафлыгы, дөреслеге өчен көрәшә ул. Аның фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә меңләгән укучыларыбыз саф, дөрес телдә язылган газетабызны укып килде. Чыннан да, Габидә апа укыган газеталардан хата табу мөмкин дә түгел. Әле моннан кала Габидә апа районыбыз, авыллар тарихын чагылдырган һәм башка бик күп китап, язмаларның корректоры булып торды. Кыскасы, корректор – аның гомерлеккә сайлаган хезмәте булды. Моннан кала, Габидә Җиһаншина кирәк чагында хатлар бүлегендә әдәби хезмәткәр булсынмы, башка урындамы – хезмәткәрләрне алыштырды.
Хезмәттәшебезнең озак еллар фидакарь хезмәте лаеклы бәяләнде. Ул КПСС һәм ВЛКСМ өлкә комитетларының, ТР Министрлар Кабинетының, Мәдәният министрлыгының, “ТАТМЕДИА”ның, район һәм шәһәр хакимиятенең, редакциянең Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Ленинның 100 еллыгы уңаеннан юбилей медаленә лаек булды, Хезмәт ветераны исемен йөртә.
Габидә апа алыштыргысыз корректор булу өстенә яшьләрнең остазы да булып торды. Һәрвакытта да ярдәм кулын сузарга әзер торучы, киңәшчебез дә, сердәшчебез дә булды ул безнең.
Габидә Сәетовнаның бер генә килмәгән җире дә юк. Уңган хуҗабикә дә әле ул. Аның пешергән ризыклары телеңне йотарлык була. Уңган- булган әти-әнинең балалары да үзенә охшаган була инде аның. Улы Булат Җиһаншин – татар эстрадасы җырчысы, композитор, киноактер буларак та билгеле шәхес. Яшьләрне туган телгә җәлеп итү өчен хәзерге заманча аранжировкалар өстендә эшли. Кызы – Гөлназ да үзешчән композитор, педагог, балалар бакчалары өчен җырлар яза. Әнә шулай балаларының, оныкларының уңышларына куанып, оныклар үстерешеп, якыннары янәшәсендә тулы канлы, матур тормышта яши Габидә апа. Ул – дүрт оныгының яраткан әбисе дә.
Юбилеегыз белән, Габидә Сәетовна! Сезгә ныклы сәламәтлек. гаиләгездә иминлек, якыннарыгыз янәшәсендә куанычлы озын гомер телибез. Яратабыз, хөрмәт итәбез!
“Маяк” газетасы редакциясе коллективы, ветераннар советы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев