Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

Чәчкән орлыклары игелек китерә

Укытучылар бәйрәме көннәрендә барлык остазларыбызга йөрәк түреннән чыккан иң олы рәхмәт сүзләрен җиткерәсе килә.

Әгерҗе авылында укыган елларыбызны сагынып искә алабыз. Укытучыларыбыз тирән белем бирү белән бергә укудан тыш киңкырлы тәрбия эше дә алып бардылар. Бар күңелләрен салып, пионер, комсомол тормышын оештырдылар. Ә класс белән колхоз эшләрендә ярдәмләшүләр, макулатура, металлолом җыюлар ничек күңелле иде! Укытучыларыбыз белән очрашып, хәзер дә алардан тормыш сабаклары алабыз.

– Әгерҗе мәктәбендә укытканда «Яшь каләмчеләр» түгәрәге алып бардым. Укучыларның ижаты «Маяк»та, ә ул вакытта аның балалар өчен «Спектр» исемле кушымтасы да чыга иде, «Комеш кынгырау» газеталарында урын алды. Соңгы 20 елга якын тарих укыткан чорымда «Минем кече ватаным», «Туган як серләре» конкурсларында катнашып, республика һәм район күләмендә алдынгы урыннарны алдым, – дип сөйли хөрмәтле укытучыбыз Галия апа Хафизова.

Галия апа бала югалту ачысын кичергән кеше: Хафизов Илнур Нәфис улы махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булды. 

Без, күпсанлы укучылары, барлык укытучыларыбызның авыр хезмәте алдында баш иябез.

Ә язмамны Галия апа Хафизова үзе иҗат иткән шигырь белән тәмамлау урынлы булыр.

 

Укытучыма 
(Беренче укытучым Мөнәвәрә апага)

Укытучым!
Бүген синең бәйрәм!
Чын күңелдән котлыйм үзеңне!
Рәхмәтемне әйтер өчен
Тик ничекләр табыйм сүземне?
Ничә еллар белем орлыкларын
Чәчәсең син бала күңеленә;
Сөенәсең нәкъ балалар кебек, 
Бәхет, шатлык тула күзеңә.
Рәхмәт сиңа,
Газиз Укытучым!
Ходай бирсен сиңа сабырлык.
Гомер буе чәчкән орлыкларың
Тик китерсен сиңа игелек.

 

Гөлгенә Ибраһимова, Әгерҗе авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев