Бүген үзенең туган көнен кадерле почтальоныбыз Шигапова Зөбәрҗәт Вәгыйз кызы билгеләп үтә!
Сезне чын күңелебездән туган көнегез белән котлыйбыз.
Сезгә ныклы сәламәтлек, гаиләгездә иминлек, бетмәс-төкәнмәс бәхет-шатлыклар, эшегездә зур уңышлар телибез.
Алга таба да исәнлектә, саулыкта, якыннарыгызның игелеген күреп, мул тормышта яшәвегезне телибез.
Күпме булса җирдә изге теләк,
Без телибез сезгә барын да.
Ап-ак карлар кебек бәхет яусын
Туган көннең hәрбер таңында.
«Маяк» газетасы редакциясе коллективы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев