Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

Бөтендөнья пешекче көне: борынгы чордан хәзерге көнгәчә.

Ел саен 20 октябрьдә Пешекче көне билгеләп үтелә. Аны аш-су осталары 2004 елдан бирле Шеф-поварлар берләшмәләренең бөтендөнья ассоциациясенең (Worldchefs) башлап җибәрүе белән бәйрәм итәләр, һәм әлеге оешмада дөньядагы барлык 110 ассоциациядән 10 миллионнан артык вәкилләр бар.

Пешекче көне яисә Халыкара шеф-поварлар көне 70тән артык илләрдә зур итеп билгеләнә: пешекчеләр арасында осталык буенча бәйгеләр оештырыла, дегустация үткәрелә һәм яңа ризыклар әзерләүдә экспериментлар ясыйлар. Шулай ук кайбер илләрдә ул көнне белем бирү учреждениеләрендә балаларны ашарга пешерергә өйрәтәләр һәм сәламәт туклануның мөһимлеген аңлаталар, яшьләр шеф-повар һөнәре турында күбрәк белә һәм аш-су әзерләү «сәнгате»нә өйрәнә алалар.

Пешекче һөнәре — иң кирәклеләрдән һәм борынгылардан берсе. Ә сез беләсезме, кулинария тармагының атамасының тарихы бер хатын-кыз турындагы риваять белән бәйле. Борынгы юнаннар дәвалау алласы Асклепийга табынганнар. Аның кызы Гигея сәламәтлек саклаучысы булып саналган, шуннан «гигиена» сүзе дә киткән. Барлык эшләрендә тугры ярдәмчеләре Кулина исемле аш пешерүче хатын булган, менә ул аш-су әзерләү «сәнгате»н үз канат астына алганга «кулинария» сүзе дә барлыкка килгән.

Кәгазьгә теркәлгән беренче рецептлар Вавилон, Борынгы Мисыр, Борынгы Кытай һәм гарәп Көнчыгышы илләрендә барлыкка килә. Кайберләре шул чор язма истәлекләрендә сакланган, һәм теләге булган кеше Кытай императоры яисә Мисыр фиргәвене ашаган сыйларны әзерләп карый ала.

Россиядә аш-су әзерләү фән буларак 18 гасырда гына үсеш ала, чөнки тукландыру предприятиеләренең таралуы белән бәйле була — трактирлар, рестораннар һ.б. Россиядә беренче аш-су әзерләү бүлмәсе Санкт-Петербург каласында 1888 елда ачыла.

Бәйрәм белән сезне, пешекчеләр! Ризыкларыгыз һәрвакыт уңып торсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев