Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

Белем көне белән!

Хөрмәтле укучылар, педагоглар, әти-әниләр!

Сезне ихлас күңелдән Белем көне һәм яңа уку елы башлану белән котлыйм!

Бу һәрберебез өчен уртак бәйрәм, чөнки барыбыз да балачак иленнән мәктәп аша олы тормыш юлына аяк басабыз. Мәктәп елларындагы якты хатирәләр безне гомер буена озата бара.

Азнакай районында мәгариф системасын камилләштерү буенча зур эшләр башкарыла, мәктәпләр, балалар бакчалары төзекләндерелә, яхшы белем алу өчен уңай шартлар тудырыла, яңа технологияләр кулланыла, укытучыларның һөнәри осталыгы камилләшә.

Быел районыбыз мәктәпләрен 799 бала беренче тапкыр атлап керә. Һәр укучыга мәктәп тормышының кызыклы битләрдән торуын, яхшы укуларын, туган җиребез, илебез белән горурланып, аның лаеклы гражданнары булып үсүләрен телим.

Педагогларга сайлаган һөнәрләренә тугры калып, катлаулы һәм җаваплы хезмәтләрендә тырыш-түзем булганнары өчен рәхмәтемне белдерәм.

Барчагызга ныклы сәламәтлек, бәхет-шатлыклар, барлык якты хыялларыгызның тормышка ашуын телим. Хәерле сәгатьтә!

Марсель ШӘЙДУЛЛИН, Азнакай муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев