Баш мөхәррир Фәрхәт Шәйхулов “Маяк” газетасының 95 еллыгы белән котлый
Хөрмәтле “Маяк” газетасы укучылары, хәбәрчеләребез, матбугатыбыз ветераннары, кадерле хезмәттәшләрем!
Районыбызның төп матбугат чыганагы – “Маяк” редакциясенә нигез салынуга һәм эшчәнлегенә бер гасырга якын зур вакыт – 95 ел үткән. Әлеге аралыкта илебезнең, республикабызның һәм районыбызның тарихи фактлары, яңалыклары, борчу- мәшәкатьләре – барысы да район газетасы битләрендә чагылып барды. Һәр чорның үз катлаулыклары, чишәсе мәсьәләләре күп. Газета һәрвакыт дәүләтебезнең үткен, көчле коралы булды. Халкыбыз өчен яңалыкларны, республикабыз куйган максатларны җиткерү белән беррәттән, райондашларга аң-белемне үстерү, рухи кыйммәтләрне саклау бурычларын да лаеклы үтәп килде. Әлеге зур хезмәт күпләгән танылган журналистлар, язучылар, штаттан тыш хәбәрчеләр ярдәмендә башкарылды. Азнакай районы үзенең мәшһүр язучылары, шагыйрьләре белән дан тота. Аларның күбесе редакциядә канат ярган һәм көч алган, язучыларыбызның эшчәнлеге республикабыз өчен дә олы мирас булып тора. Редакциябезне күп еллар дәвамында уңышларга ирештергән хезмәттәшләребез белән хаклы рәвештә горурланабыз. Колхозлашу, Бөек Ватан сугышы, аннан соң илебезне торгызу чорларында редакциядә, типографиядә көнне-төнгә ялгап хезмәт башкарган ветераннарыбыз алдында баш иябез. Соңгы елларда якты дөньядан китеп барган ветеран-хезмәттәшләребезне, язучыларыбызны, штаттан тыш хәбәрчеләребезне сагынып искә алабыз, аларның якты истәлекләре безнең күңелләрдә сакланыр.
Заман үзгәрсә дә, бүгенге көндә дә “Маяк” газетасы республика районнарындагы редакцияләр арасында иң югары тиражга ия – газета саны 4500 данә тәшкил итә, атнасына ике тапкыр бастырыла. Бик күп райондашларыбыз өчен газетабыз якын дус, киңәшче һәм сердәшче. Билгеле, интернет ресурслар елдан-ел халкыбызга яңа мөмкинлекләр бирә. Бу өлкәдә язылучылар белән араны югалтмас өчен төрле очрашулар, агитация чаралары үткәрүгә, күпсанлы бәйгеләр оештыруга көч куела. Киләчәк буыннар өчен редакциябез үткәннәрне өйрәнүгә дә өлеш кертә – редакция тарихы китап буларак дөнья күрде. Районыбыз тарихына багышлап чыгарылган китаплар язу эшчәнлегендә хезмәттәшләребезнең роле бик зур.
Журналистларыбыз яшь каләм тибрәтүчеләребез белән аралашып тора, аларны язу серләренә өйрәтә.
Бүгенге шартларда үз хезмәтенә тугры булып калган почтальоннарыбызның тырыш хезмәте югары бәягә лаек. Зур сандагы тиражны саклап калуга үз өлешен керткән районыбыз җитәкчелегенә, почта хезмәткәрләренә, оешмаларга, иганәчеләребезгә ихлас күңелдән рәхмәтебезне белдерәбез.
Мәгълүмат заманында интернет яңалыклар төп урынны биләп алды. Яңалыкны халыкка җиткерү инструментлары, формалары, стиле үзгәрде – алар һаман саен камилләшә. Үзгәрешләргә, заманга туры китереп язу яңа эш үрнәкләре, үз өстеңдә бертуктаусыз эшләү, өйрәнү, укуны таләп итә. Бу өлкәдә дә журналистларыбыз уңышларга ирешеп килә – матбугатта бик күп яңа чыганаклар барлыкка килүгә карамастан, районыбызның төп рәсми нигезе булып һәрвакыт басма газета кала. Редакциябез хезмәтчәннәре күпсанлы социаль челтәрләрдә, сайтта тиз рәвештә яңалыкларны, фото-видеоматериалларны бастыра, әлеге яңалыклар республикабызның башка матбугат үзәкләренә җибәрелә һәм яктыртыла.
Газетабызга язылучы барлык райондашларыбызны, хезмәттәшләребезне, укучыларыбызны истәлекле дата белән ихлас күңелдән котлыйбыз! Киләчәктә дә зур иҗади уңышлар, имин тормыш телибез, барлык максатларыбызны, хыялларыбызны тормышка ашырырга насыйп булсын, редакция чын мәгънәдә укучыларыбыз өчен якты маяк булып эшчәнлеген уңышлы дәвам итсен.
Фәрхәт ШӘЙХУЛОВ, "Маяк" газетасы баш мөхәррире
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев