Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

Азнакайда хатын-кызларны хөрмәтләделәр

Азнакай район-шәһәр Мәдәният йортында 8 Март — Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан районның гүзәл затларына багышланган тантана узды

Мәдәният йорты бусагасын атлап керүгә үк бәйрәмчә киенгән ир-егетләребез каршы алуы хатын-кызларыбызның күңелләренә бәйрәм кәефе өстәде. Бергә-бергә гәпләшеп, кайнар чәйләр эчеп алгач, гүзәл затларыбыз тамаша залына узды. Бәйрәмгә килүчеләрне муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин котлап, изге теләкләрен җиткерде. Игелекле гамәлләре белән данлы әниләр, әбиләр, апалар, кызларга, аеруча бүгенге көндә уллары махсус хәрби операциядә булган аналарга, батыр ир-егетләребезнең тормыш иптәшләренә, һәммәсенә олы рәхмәтен белдерде. 

—Сезнең булганыгыз өчен рәхмәт. Сезнең белән көннәребез ягымлырак, яктырак та, — диде ул. 

Бәйрәм бүләксез булмый. Азнакайлылар бү көннәрдә генә Казанда «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» бәйгесенең республика этабында булып, районыбыз данын якладылар. Тантанада аларга дипломнар, истәлекле бүләкләр тапшырылды. Бәйрәм районыбызның Мәдәният хезмәткәрләре, үзешчәннәр, талантлы балалар көче белән әзерләнгән концерт белән дәвам итте. Татар эстрадасының популяр җырчысы Гөлназ Асаеваның чыгышы нур өстенә нур булды. Гүзәл затларыбыз хөрмәтләүгә бик рәхмәтле булып, чәчәк бәйләмнәре белән таралыштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев