Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
КОТЛАУЛАР

Азнакай районы башлыгы район газетасын 95 яшьлек юбилее белән котлады

Хөрмәтле журналистлар, район матбугаты ветераннары, хәбәрчеләр!

Быелгы истәлекле даталар арасында район матбугатының 95 еллыгы.

аерым, әһәмиятле урын алып тора. Ни дисәң дә, бүгенге заман кешесенең тормышын һәм цивилизацияле җәмгыятьне социаль-икътисади, рухи һәм мәдәни үсешнең иң үткен проблемаларын яктырткан объектив, оператив мәгълүматтан башка күз алдына да китереп булмый.

1930 елны җирлегебездә беренче тапкыр “Коммуна” газетасы нәшер ителә башлый. “Маяк” үзенең башлангычын шушы газетадан ала. Газета район белән бергә үсә, авыр, катлаулы юл уза.

Шул дәвердә чын мәгънәсендә районыбыз, халкыбыз, төбәгебез елъязмасына әверелә, халык мәхәббәтен яулый. Аның төпләнмәләрендә халкыбыз үткән тарих саклана: редакция хезмәткәрләре колхозлашу еллары, Бөек Ватан сугышы авырлыкларын, якташларыбызның тылдагы каһарманнарча хезмәтләрен, һәммәсен җиңүгә рухландырып, газета битләрендә яктыртып килделәр. Басма төпләнмәләрендә шул чор кешеләренең язмышлары, күз яшьләре, шатлык-куанычлары чагылыш таба. Халык мөнбәре буларак, газета аша укучылар үзләренең шатлыклары, уй-борчулары белән уртаклаша. “Маяк” – бик күпләрнең якын киңәшчесе, сердәшчесе дә ул.

Без бүген иң авыр елларда да газетаның йөзен югалтмыйча, үз югарылыгында саклап калган, фидакарь хезмәт куйган матбугат ветераннарын, аксакалларыбызны хөрмәт белән искә алабыз. Нәкъ менә аларның – газетага беренче юл салучыларның иҗат җимешләре, таланты киләчәк буынга атабабалары тарихы турында бай мәгълүмат туплап калдырган.

Сүнмәс факел булып янып, газета бүгенге көнгә килеп җитте. Яңа чор яңа бурычлар куя. Ул оперативлык, тизлек, техниканы яхшы белүне сорый. Газетаның бүгенге коллективы күркәм традицияләрне дәвам итеп, заман таләпләре югарылыгында газета эшен дәвам итә. Азнакай һәм аның халкы язмышына, тарихына һәм аның үсеш перспективаларына, районыбызның ил тормышындагы урынына һәм роленә кагылышлы барлык мөһим вакыйгаларны чагылдырып килә.

Хөрмәтле матбугат хезмәткәрләре, ветераннары, хәбәрчеләре һәм укучылары! Сезнең барчагызны чын күңелдән район матбугатының 95 еллык юбилее белән котлыйм! Сезгә саулыксәламәтлек, яңадан-яңа иҗади уңышлар, киләчәктә дә җөмһүриятебез һәм районыбыз матбугатының матур традицияләрен саклап, аны тагын да баетып, яңа үрләргә омтылып, сихәтлек-иминлектә яшәвегезне телим!

Марсель Шәйдуллин, Азнакай районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев