Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

Азнакай муниципаль районы башлыгы автомобиль транспорты хезмәткәрләрен бәйрәмнәре белән котлады

Хөрмәтле тармак хезмәткәрләре һәм ветераннары, барлык автомобильчеләр! Сезне ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмегез – Автомобиль транспорты хезмәткәрләре көне белән тәбрик итәм!

Бөтен илебездәге кебек үк, безнең район өчен дә автомобиль транспорты бик әһәмиятле роль уйный, барлык икътисад тармаклары һәм социаль өлкәләр эшчәнлеген өзлексез һәм ышанычлы тәэмин итүдә өлеше зур. Машина йөртүне гомерлек һөнәре итеп сайлаганнар 
өчен ул, гомумән, яшәү рәвеше дә. Бәйрәм көнендә автомобиль транспорты өлкәсендә эшләүчеләрнең барысына да сәламәтлек, әлеге мөһим социаль әһәмияткә ия булган хезмәттә уңышлар, һәлакәтсез һәм имин юллар телим. Юлларда үзара аңлашу хакимлек итсен, транспортыгыз ышанычлы булсын.
Марсель Шәйдуллин, Азнакай муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев