Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

Алтын туегыз белән!

Азнакай шәһәрендә яшәүче кадерле әтиебез һәм әниебез, бабабыз һәм әбиебез Нуридә һәм Тәлгать Мурсалимовларны ихлас күңелдән бергә тормыш итүләренә 50 ел тулу көннәре белән котлыйбыз.

Гомерегез буе барыбыз өчен дә үрнәк булдыгыз, игелекле гамәлләр генә кылдыгыз. Ныклы терәк булып гомер кичерәсез.

 

Җирдә яшәү – сынау бит ул,

Авырлыкны бергә җиңдегез.

Тормыш сукмагыннан бергә атлап

Алтын туегызга җиттегез.

Ходай биргән олы бүләк бит ул

Тигезлектә гомер итүләр.

Кем сокланмас сезгә карап бүген,

Сөбханалла, күзләр тимәсен!

Тагын бик күп еллар тигезлектә

Матур парлар булып яшәгез.

Сәламәтлек ныклы юлдаш булсын,

Балкып торсын тормыш чәчкәгез.

 

Иң изге теләкләр белән: балаларыгыз, оныкларыгыз, киявегез, киленегез, туганнарыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев