7 сентябрьдә Туйкә авылында туып-үскән, хәзерге көндә Азнакайда яшәүче туганыбыз Яркәева Әнисә Таҗетдин кызының 85 яшьлек юбилее!
Кадерле туганыбыз, Әнисә апа!
Сине олы юбилеең белән котлыйбыз! Исәнлек-саулык, җан тынычлыгы телибез, бәхет-шатлыкка гына төренеп яшәргә язсын!
Котлы булсын туган көнең,
Нурлар чәчсен һәрчак йөзләрең.
Кайгы-хәсрәт күрми бәхет белән
Үтсен иде гомер көзләрең.
Сөеклебез безнең өчен,
Изгенең изгесе син.
Бәхетләрне чагылдырган
Вөҗданның көзгесе син.
Без сине бик яратабыз !
Иң изге теләкләр белән: барлык туганнарың исеменнән Рубес Шәрәфиев
Фото https://pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев