Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

60 яшь: гомерләрнең алда әле кышы, язы

Табигатьнең иң матур вакытында, бар җиһан яшәргән мәлдә дөньяга аваз салган кадерле кешебез – әниебез Мөхәммәтгарипова Асия Миңнемөхәммәт кызының 9 майда гомер бәйрәме – 60 яшьлек юбилее.

Газиз әниебез, синең гомерең мәдәният өлкәсенә багышланды: эшеңдә хөрмәтле, абруйлы шәхес буларак дан тоттың, күп мактаулы исемнәргә лаек булдың.

Сөекле әниебез – безнең өчен яшәү өлгесе, тормыш маягы. Күңел матурлыгын саклап, җан аклыгын башкалар белән бүлешеп яши белә ул. Безне дә үзе кебек итагатьле, сабыр һәм түзем булырга, туганнарның, тормышның кадерен белергә өйрәтеп үстерде. Бүгенге көндә дә ул безгә төпле киңәшче, җаныбызны җылытучы, гаилә учагын сүндерми саклаучы иң изге, иң кадерле илаһи зат.

Кадерлебез, юбилеең белән ихластан котлыйбыз. Гомер дигән олы юлда һәрвакыт сиңа якты нур, яз гаме, яме юлдаш булсын. Әтиебез Хәлил белән шундый матур парлар булып, озак еллар канатларыгыз каерылмый тигезлектә яшәргә насыйп булсын. Озын һәм бәхетле гомергә җитәрлек сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, көтелмәгән куанычлар, балалар шатлыгы насыйп булсын, якыннарыңның кадер-хөрмәтен тоеп яшәргә язсын. Тормышыңның һәр таҗы бәхет тамчылары белән бизәлсен.

 

Син бит, Әни, шушы дөньялыкның

Фәрештәсе безнең өченгә.

Барысы өчен рәхмәтләрне әйтеп,

Баш иябез яшәү көчеңә.

 

Иң изге теләкләр белән: тормыш иптәшең Хәлил, балаларың, оныкларың

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев