Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

16 октябрь – Анестезиолог көне. Мандрагора төнәтмәләреннән хәзерге анестезияләргә юл тарихы.

Ә сез беләсезме бу бәйрәмнең кызыклы тарихын?

Америка Кушма Штатлары. 1846 ел, 16 октябрь. Анестезиолог Уильям Мортон һәм хирург Джон Уоррен. Сырхау Гилберт Эбботның аскы казналыгында шешне алдыру. Әлеге вакыйга тарихка тирән эз калдырырлык итеп керә: дөньяда беренче тапкыр эфирлы наркоз белән операция үткәрәләр. Әлеге эфирны – яктылыкта һәм кислород ярдәмендә җылытыла торган һавада таркала торган тиз очучан сыеклыкны – сырхауга иснәтеп, аны әкрен генә наркоз халәтенә керткәннәр. Әмма тарихта ялгыш бар: чынында, дөньяда беренче тапкыр эфирлы наркоз белән уңышлы операция 1842 елның 30 мартында үткәрелә. Америка табибы Кроуфорд Лоң бер сырхауның муенындагы сулы шешне алдырырга тиеш була, ләкин сырхау авыртудан куркып, операцияне гел кичектерткән. Менә шунда табиб Лоң “эфирлы кичәләр”дәге бер кызыклы күзәтүен искә төшерә дә: ул чаралардагы кунаклар күңел ачу өчен эфир иснәгәннәр, сугышып китсәләр дә, авыртуны бер дә сизмәгәннәр. Бу гаҗәеп күренеш Лоңга очраклы рәвештә кешелек өчен бик кирәкле ачышны ясарга насыйп итә: табиб сырхауны шундый “кичә”гә чакыра һәм аның эфирны әйбәт кичерүен тикшереп, 30 мартта үтә уңышлы итеп операцияне үткәрә. Әмма әлеге алым нәтиҗәләрен ул бары тик 1849 елда гына дөньяга чыгара, шуңа күрә Мортон һәм Уоррен бүгенге бәйрәмгә башлангыч салучылар булып саналалар. Әмма бу ялгыштан мөһимрәк нәрсәкәй – кешелек дәверендә яңа баскычка күчү.

Борынгы заманнардагыча мандрагора, белладонна, опиум төнәтмәләрен куллану, нерв кәүсәсен кысу, өлешчә боз һәм кар белән суыттыру, муендагы кан юлларын буып, аңсыз халәткә кертү кебек наркозга кертү алымнары безгә кыргыйлык һәм рәхимсезлек булып тоела. Ул чорларда кешегә операция мөмкинлеге бик чикле һәм куркыныч була. Эфирлы наркоз алымы кешегә өмет бирә, шуңа да бу бәйрәм бик әһәмиятле: гади теш сызлавы белән теш табибы кәнәфиендә ятумы, яман диагнозлар белән хирург өстәленә килеп эләгүме – барысында да эфирның авырту басу көчен ачкан кешеләргә һәм шул рәвешле анестезиология тармагының үсеш юлын тизәйткән Кроуфорд Лоң, Уильям Мортон белән Джон Уорренга чиксез рәхмәтләребезне укырга тиешбез. Әлеге кешеләр – безнең көндәлек тормышта күп-күп авыртуларга дучар иттермәс өчен яңалык китерүчеләр, ә аларның юлы белән киткән табиблар хәзерге көндә күп-күп гомерләрне коткаруда үзләрен аямыйча хезмәт итәләр. Рәхмәт сезгә, анестезиолог табиблар, анестезист медсестралар һәм медбратлар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев