Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ХӘВЕФСЕЗЛЕК

Азнакалылар өчен бозда уз-узенне тоту кагыйдәләре

Кыш килү һәм салкыннар башлану белән, елгаларда, күлләрдә боз катламының барлыкка килүе күзәтелә, ул кышкы балык тотарга, тимераякта шуарга яратучыларны үзенә җәлеп итә.

Әмма, ел саен күп кенә кешеләр саклык чараларына игътибар итми һәм, юка бозга чыга, шуның белән үз тормышын үлем куркынычы астына куя.

Бозда үз-үзеңне саксыз тоткан очракта имгәнүләр, көтелмәгән боз киту һәм салкын суга яки боз астына төшү куркынычы бик зур. 24 янгын сүндерү булеге искәртә - 7 см дан да ким булмаган боз бер кеше өчен куркынычсыз дип санала. Сулыкта боз калынлыгы бөтен җирдә дә бертөсле түгел, елгалар тамагында һәм кушылдыкларда боз ныклыгы нечкәрэ. Тиз ага торган урыннарда, су үсемлекләре үсү тирәсендә боз калынлыгы җитәрлек түгел. Кар астындагы боз да бик нык ышанычлы түгел. Бозның ныклыгын визуаль рәвештә билгеләргә була: зәңгәр төстәге боз – ныклы; ак – аның ныклыгы-2 тапкыр кимрәк; соры, тонык ак яки саргылт төсендәге боз-ышанычсыз.

Шәхси куркынычсызлык кагыйдәләрен һәм чараларын үтәсәң, боздагы һәлакәтләрдән котылырга мөмкин. Сулыкларда фаҗигаләрнең иң еш сәбәпләреннән берсе – кешеләрнең бозда үз-үзен җавапсыз тотышы.

Тимераякта шуу өчен мәйданчыклардан боз ныклыгын җентекләп тикшергәннән соң гына файдаланырга рөхсәт ителә. Боз калынлыгы 12 см дан да ким булмаска тиеш, ә күп кеше шуган очракта -25 см дан артык булырга тиеш.

Бозга боз кичүләреннән тыш чыгу тыела, боз катламы җимерелү сәбэпле техниканың суга төшү куркынычы бик югары. Татарстан Республикасында кешеләрне һәм техниканың боз астына китүе сирәк тугел. Ешрак алар язын яки көзен була. Боз өстендә язгы чорда транспорт чарасында йөрү куркыныч. Нәкъ менә шул вакытта боз структурасы җимерелә. Хәтта тәҗрибәле шоферлар да мәкерле боз ловушкаларыннан иминиятләштерелмәгән. Боз астына китү бик тиз һәм көтмәгәндә килеп чыга.

Өлкәннәргә һәм балаларга су объектларында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәргә кирәк. Гап-гади саклык чараларын үтәү - сезнең куркынычсызлыкның нигезе!

 

24 янгын сүндерү һәм коткару бүлегенең матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев