Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хайваннар

Халыкара ак барс көне

Кыргызстанда 2013 елда узган Ак барсны саклау буенча бөтендөнья форумда Халыкара ак барс көнен билгеләп үтәргә тәкъдим итәләр. Ул конференция узган көнне бәйрәм ителә һәм аның кысаларында семинарлар, конференцияләр һәм күргәзмәләр.

Ак барс, яисә, башка исеме, ирбис дистәдән артык илләрдә, шул исәптән Россиядә яши. Әлеге кыргый мәче Кызыл китапларга кертелгән, сирәк яисә юкка чыгып бара торган җәнлек статусын йөртә. Ак барс Юкка чыгу куркынычы астындагы кыргый фауна һәм флора төрләре белән халыкара сәүдә турында конвенциянең сагы астында тора. Эре мәчеләр арасында бары тик ак барс Урта Азиянең биек тауларында даими рәвештә яши. Алар тояклы хайваннар яши торган таулы альпа һәм субальпа зоналарының кыяларында тора. Россиядә ирбис яшәгән җирлекнең бәләкәй өлеше генә бар, Алтай-Саян экорегионындагы бары берничә төркем. Табигатьтә барсның гомер озынлыгы 20 яшьтән арырак түгел. Әлеге җәнлек уйнарга, карда аунарга, сырты белән текә таудан шуарга, кояшта җылынырга ярата.
Җир шарында әлеге сөйкемле хайваннар бары тик 4 мең чамасы калган, шуннан 70-90 гына Россиядә яши. Россиянең Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы әлеге төрнең санын саклап калу һәм арттыруга юнәлтелгән барлык чараларны да үти.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев