Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ИҖТИМАГЫЙ СОВЕТ

Солдат үткән юл онытылмый

Илебез тарихына мәңгелек булып язылган вакыйгалар бар. 9 елдан артык сузылган һәм ир-егетләребезне дә шактый сынаган әфган сугышы да шуларның берсе.

Анда, ерак әфган җирендә алар сынатмады, үз алларына куелган интернациональ бурычларын батырларча үтәделәр.

Кешелек сыйфатлары, туган илгә тугрылык, чын ир-егетлек бурычы чагылган бу сугышта районыбыздан да бик күп лачыннарыбыз катнашты.

–Миңа, анда катнашкан барлык чордашларым кебек, әфган җирен мәңге онытырлык түгел, – дип башлады сүзен шәһәребезнең 8 нче гомумбелем бирү мәктәбендә “Батырлык дәресе” кунагы Айрат Батыров. Аның солдат чаклары истәлекләрен егет-кызлар тын да алмый тыңлады. “Хәрби антка тугрылык” видеоролик хәтерләрдә  сугыш афәтенең онытылмас мизгелләрен яңартты.

Үзләрендә кунакта булган патриот абыйларына укучыларның сораулары да күп иде. Очрашу әнә шулай эчкерсез сөйләшү белән, бик җанлы дәвам итте.

Очрашуны шәһәребезнең 2 нче һәм 4 нче ТОС лар рәисләре Гөлфия Шәрәфетдинова һәм Нурия Хаҗипова оештырдылар.       

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев