Азнакайда иҗтимагый совет лагерьларны йөреп чыкты
Уку елы да тәмамланды – димәк районыбызда балалар лагерьлары чоры башланды дигән сүз бу
Җәйге вакытта төрледән-төрле лагерьлар эшләп килә: ял итү, сәламәтләндерү, спорт, хезмәт лагерьлары. Ел саен районның иҗтимагый советы аларның эшчәнлеген тикшерә. Район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов белән берлектә иҗтимагый контроль Тымытык, Олы Сукаеш, Чалпы, Азнакай шәһәренең 6 нчы мәктәпләре, «Азнакай» санаториесе, «Солнышко» лагерьларында балаларга тудырылган шартларның барлык таләпләргә туры килүен-килмәвен, нормаларның саклануын карадылар, балаларның фикерләрен тыңладылар.
Тулырак «Маяк» газетасында укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев