Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ИҖТИМАГЫЙ ОЕШМАЛАР

Үзе дә ут кебек егет

Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз дигән мәкалне Ильяс Шәрәфиев кечкенәдән аңына сеңдереп үскән.

Унөч яшеннән ул әтисе Илгиз белән комбайнда эшли башлый, фермада сыер савучы әнисе Иринага да булышкалый. Әле бит авыл баласына өйдә дә мәшәкать җитәрлек.

Унынчы сыйныфтан соң эретеп ябыштыручы һөнәрен үзләштерсә дә, хезмәт юлын үзенең туган авылы Сукаештан сигез чакрым гына ераклыктагы Мөслим авылында – Фәнүс Кәримов крестьян-фермер хуҗалыгында тракторчы булып башлый. Армиядә хәрби бурычын үтәп кайткач, егет эшен шәһәребез предприятиеләрендә дәвам итә: беренче класслы шофер дәрәҗәсенә күтәрелеп, җиңел машинада да, тагылмалы авыр йөк машиналарында да хезмәт куя.

– Икенче балабыз тугач,  ерак юлларга йөрү кыенлашты, 12 нче янгын частена шоферлар кирәген белгәч, шунда эшкә кердем, өч ел үтеп тә киткән. Эшем бик ошый, – ди Ильяс Шәрәфиев.

Мөслим авылы кызы Алия белән танышулары да кызыклы. Алиянең әтисе Илдар Вәлиуллин фермер хуҗалыгы оештыра, ә Ильясның әтисе Илгиз анда сөт җыю машинасында эшли. Әтисе машинасына утырып барган бер көнне егет кызны күреп, аңа күзе төшә. Алты ел очрашып йөриләр алар, гаилә коруларына да ун ел булган. Алия бүгенге көндә өченче баласы белән декрет ялында. Гаилә бернинди дә мохтаҗлык-кыенлык кичермәсен дип, Ильяс ике йөкне бергә тарта: янгын частеннан тыш, авылдагы 45 гектар җирендә иген игә – үзе сөрә, үзе чәчә, үзе җыеп та ала. Бабасы Илдарга ярдәм итеп башланган эш тор-бара үзенә күчә.

– Былтыр уңыш яхшы чыкты, сату бәясе генә түбән. Шулай да чыгымнарны капладым. Быел комбайн алырга җыенабыз, – ди ул.

Спорт белән дә дус егет. Мәктәп елларында ук чаңгы ярышларында чарланып, хәзер район, үз тармаклары күләмендә янгын часте коллективының данын яклый.

Сукаешлылар сәнгатьтә дә оста. Ильяс мәдәният йорты директоры Әлфия Сабитовага рәхмәтле: биергә дә, җырларга да, театрда уйнарга да өйрәнәләр, смотр-конкурсларда гран-прилар яулыйлар.

– Ильяс Шәрәфиев һәр яктан уңган. Спорт ярышлары, үзешчән сәнгать бәйгеләре аның катнашыннан башка узмый. Тәртипле, эштә дә, гаиләсендә үрнәк ул безнең, – ди 12 нче янгын часте җитәкчесе Марат Кәримов.

Альбина Галимуллина, инженер ПЧ №12

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев