Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ИҖТИМАГЫЙ ОЕШМАЛАР

ТОС ларда җәй күңелле үтә

Җәйнең иң рәхәт чагы.

Балаларның шушы каникул чорлары матур да, файдалы да үтсен өчен шәһәребезнең 2 нче һәм 4 нче территориаль иҗтимагый үзидарәләре җитәкчеләре Нурия Хаҗипова  һәм Гөлфия Шәрәфетдинова бөтен фантазияләрен эшкә җигә. Бу көннәрдә алар үз территорияләрендә яшәүче һәм каникулда әби-бабайларына кайткан балалар өчен бик матур ял оештырды. Спорт бәйгеләрендә, уеннарда алар бер-берсе белән узыша-узыша җитезлеген, зирәклеген сынадылар. Ахырда бердәмлек, дуслык җиңде.

4 нче ТОС җирлегендә Монолит аланында күңел ачсалар, 2 нче ТОС чарасы Хәсәнов урамындагы 29 нчы йорт ишегалдында узды. Балалары  мәш килгән мәйданда әти-әниләр, әби-бабайлар бер-берләре белән күрешеп, гап куертты. Алар шундый онытылмаслык бәйрәм оештырганнары, соңыннан балаларны тәмле күчтәнәчләр белән сыйлаганнары өчен 2 нче һәм 4 нче ТОСлар җитәкчеләренә рәхмәтләрен белдерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев