Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ИҖТИМАГЫЙ ОЕШМАЛАР

Азнакайның Р.Ишкәев исемендәге ял паркын үзгәрешләр көтә

Соңгы елларда шәһәребез урам-парклары зур үзгәрешләр кичерә.

Шәһәребез уртасында урнашкан Р.Ишкәев исемендәге ял паркы кече шәһәрләрдә һәм тарихи урыннарда уңайлы мохит тудыру өлкәсендә иң яхшы проектларны сайлап алу бөтенроссия бәйгесендә катнаша. Моңа кадәр әлеге бәйгедә җиңү яулап, Азнакайның Сөембикә урамы, Кара елга буе төзекләндерелгән иде.

Март аенда Мәскәү шәһәреннән килгән архитекторлар район җитәкчелеге, активистлар белән очрашып, паркны төзекләндерүдә аларның уй-фикерләре, тәкъдимнәре белән кызыксынган иде.

Тәкъдимнәр нигезендә инде проект әзерләнә. Бүген аны архитекторлар азнакайлыларга да тәкъдим итте.

Киләчәктә паркта бию, балалар, ял, спорт зоналары барлыкка киләчәк. Паркны уратып алган коймаларны да алу күздә тотыла. Балалар өчен ял зонасында кафе, паркның Болгар урамы ягында кибетләр дә булачак.

Архитекторларның тәкъдимнәрен тыңлаган азнакайлылар проект буенча аларга үзләренең фикерләрен дә җиткерделәр.  Очрашулар, фикер алышулар әле моннан соң да булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев