Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ИҖТИМАГЫЙ ОЕШМАЛАР

Азнакайның күренекле хатын-кызларын барлыйлар

Республикабызда, шул исәптән районыбызда Татарстан Дәүләт Советының “Мәрхәмәт-Милосердие” хатын-кыз-депутатлар берләшмәсе тарафыннан “Татарстан Республикасы хатын-кызлары исеме: тарих һәм бүгенге көн” төбәк мәгълүмати проектына старт бирелде.

Проект ТАССР оешкан көннән, ягъни 1920 елның 27 маеннан бүгенге көнгә кадәр республикабыз һәм илебез үсешенә тормышның төрле өлкәләрендә лаеклы өлеш керткән хатын-кызлар турында мәгълүмат җыюга, аларның исемнәрен мәңгеләштерүгә, яшь буында хезмәткә һәм туган илгә мәхәббәт тәрбияләүгә юнәлдерелгән.

Проектта теләгән һәркем катнаша ала. Азнакай үсешенә сизелерлек өлеш керткән, дәүләт бүләкләренә ия булган хатын-кыз райондашыгыз, хезмәттәшегез, әниегез, әбиегез, туганыгыз турында заявканы  “Мәрхәмәт-Милосердие” берләшмәсенең рәсми сайтында (http://miloserdiert.ru/) “Татарстан Республикасы хатын-кызлары исеме” бүлегендә тутырырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев