Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ИҖТИМАГЫЙ ОЕШМАЛАР

Азнакайда хезмәт ярминкәсе узды

Азнакайда Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсенең төбәк этабы старт алды.

Политехник техникум базасында узган әлеге чарада студентлар, мәктәп укучылары һәм эш эзләүчеләр белән очрашып, предприятие-оешмалар җитәкчеләре һәм вәкилләре үзләрендәге хезмәт шартлары һәм вакансияләр белән таныштырдылар.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов ярминкәне оештыруда ярдәм иткән мәшгульлек үзәге һәм техникум коллективларына рәхмәтен белдерде.

“Мондый ярминкәләр шәһәребездә узып тора. Моңа кадәр эшсезлек проблемасы булса, бүген эшче куллар җитмәү дә үзен сиздерә. Шуңа күрә бүгенге очрашу әлеге мәсьәләне чишүдә үз нәтиҗәсен бирер дип ышанабыз”, –  диде ул.

Мәшгульлек үзәге җитәкчесе Лилия Гафиева  белдергәнчә, 15 тән артык эш белән тэмин итүче 80 гә якын вакансия тәкъдим иткән.

Ярминкә кысаларында эшче һөнәрләр буенча мастер-класслар узды, консультация пунктлары эшләде.

 “Беренче тапкыр мондый чарада катнашам. Эш эзләүчеләр өчен бик файдалы дип уйлыйм, чөнки бер мәйданчыкта күп кенә җитәкчеләрне күреп, кызыксындырган сорауларыңа турыдан-туры җавап алырга һәм эш тә табарга мөмкин”, –  ди Радик Гыйльметдинов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев