Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ИҖТИМАГЫЙ ОЕШМАЛАР

Азнакайда игелек ярминкәсе үтте

Районыбыз волонтерларының инициатив төркеме район хатын-кызлар оешмасы белән берлектә игелек ярминкәсе үткәрде.

Шәһәребезнең уңган- булган хуҗабикәләре, үзмәшгуль оста кондитерларыбыз җан җылысын биреп әзерләгән эшләнмәләрен тәкъдим иттеләр. Азнакайның киң күңелле, ихлас халкы алар яныннан өзелмәде. 

Ярминкәдә җыелган акча районыбызның Гәрәевлар гаиләсендә тәрбияләнүче кечкенә сабыйны сихәтләндерүгә биреләчәк. Теләге булган һәркем шунда ук куелган игелек тартмасына да өлешен кертә ала иде.

Изге Рамазан аенда волонтерларыбыз кылган савап меңе белән үзләренә әйләнеп кайтсын! Ярминкәдә тәм- том, кулдан эшләнгән матур әйберләр сатып алган күпләрдән әнә шул сүзләр ишетелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев