Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ИҖТИМАГЫЙ ОЕШМАЛАР

Азнакайлылар – хатын-кызлар съездында

Башкалада III Бөтендөнья татар хатын-кызлары съезды үтте.

Анда Азнакай хатын-кызлар оешмасы рәисе Эльвира Галиева һәм Бөтендөнья татар конгрессының Азнакай бүлеге җитәкчесе Зөлхия Миңнеханова да катнашты.

Съездга Татарстан Республикасы районнарыннан, Россия Федерациясенең 53 регионыннан, 15 ерак һәм якын чит илләрдән 500дән артык делегат җыелды.

24 нче апрель көнне “Корстон” сәүдә-күңел ачу үзәгендә съездның пленар утырышы узды.

– Биредә оештырылган кул эшләре остаханәсе сокландырды, – дип хәбәр итә башкаладан Эльвира Сәйлүн кызы. – Татар ханым-туташларының осталыгына, тырышлыгына гаҗәпләнми мөмкин түгел. Милләтебезнең тарихы да, яшәеше дә, күркәм гореф-гадәтләре дә менә шушы затлы нәкышләрдә тулысынча чагыла кебек минем үземә. «Сөембикә» журналының 110 еллыгына багышланган тантаналы кичә дә онытылмас тәэсирләр калдырды....

 Делегатлар «Бала-Сити», «АЛТА скул» мәктәпләре, Идел буе федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты эшчәнлеге белән таныштылар. Шулай ук бу көнне Корстон сәүдә-күңел ачу үзәгендә дискуссион мәйданчыклар эше дә оештырылып, татар гаиләсендә тәрбия, гореф-гадәтләр, эшмәкәрлек турында сөйләштеләр.  

26 нчы апрель көнне делегатлар Г. Тукай һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасында катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев