Азнакаево
  • Рус Тат
  • Ягылмаган мунча “кердек”

    «Без барыбызда юынып беттек, мунча кызу, өйгә кереп тормагыз, туры барыгыз», – диделәр.

    Мин бәләкәй чакта күршеләр мунча якса, күршеләрен дә чакыра торганнар иде. Шулай Сабир абыйның ике бәләкәй малае безне мунчага чакырдылар. «Без барыбызда юынып беттек, мунча кызу, өйгә кереп тормагыз, туры барыгыз», – диделәр. Без әби белән җыендык та кереп киттек. Әби барганда: «Нигә Сабирлар атна уртасында мунча яктылар икән?» – дип гәҗәпләнде. Барып керсәк, мунча ягылмаган, мич алдына күп итеп утын кертеп куйганнар. Әби шунда гына алдау көне икәнен искә төшерде. Ул бик шаян кеше иде. «Әйдә, керик әле өйләренә”, – диде.

    Без өй ишеген ачканда кемнәрдер чабыша, ә Сабир абый тәгәри-тәгәри көлә. Ул малайларына: «Хәзер Хәтирә апагыз алдаган өчен кирәгегезне бирә”, – дигән икән. Малайлар кайсы кайда кереп качканнар. «Мунча өчен бик зур рәхмәт, бик кызу булды, тамак кипте, өйгә чыгып җитеп булмас, Бану, чәй эчерт инде безне», – диде әби. Бану апа безне тәмле чәй белән сыйлады. Ә малайлар без чыгып киткәнче качкан урыннарында тик утырдылар. Менә шундый кызык хәл булды минем белән.

    Мәрзия Булякова, Чемодур авылы

    Фото pixabay.com

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: