Азнакаево
  • Рус Тат
  • Мәңгелек сер

    "Бу корсагың кемнән, кая аның әтисе, әйт зинһар, өенә барам, әтисез үсәргә тиеш түгел бит инде сабый!"

    -Әх, әнием , син исән булсаң, бу кайгыларны күрмәс идем бит мин! - дип, усеп килгән корсагын сыпыра - сыпыра озак елады Әминә.

    Инде ничә көннәр бертуган апасы Әнисә, бер ук сорауны кабатлап үзәгенә үтә Әминәнең: "Бу корсагың кемнән, кая аның әтисе, әйт зинһар, өенә барам, әтисез үсәргә тиеш түгел бит инде сабый!"

    Әти-әнисе авариядә һәлак булганнан соң, ире Рафак белән уртак фикергә килеп, 10 яшьлек төпчек сеңлесен үзләренә тәрбиягә алды алар.

    Ходай нигәдер аларга бер гена бала бирде, күпме теләсә дә, Әнисә яңадан авырга узмады. Бердәнбер уллары Ирек мәктәпне тәмамлау белән Казанга укырга керде. Бик кайтып йөрергә яратмады, укуы бетү белән эшкә урнашып, бөтенләй башкалада калды.

    Әминә апасы янында ятимлек сизмәде, алар әни белән кыз кебек яшәделәр. Кыз инде буй җиткерде, 11 класста укый, тәртипле, бик акыллы. Табибә булырга хыяллана, тырышып укый.

    Соңгы вакытта нигәдер җизнәсе генә аңа карата бик үзгәрде. Һәрвакыт артыннан карап кала, кочаклап аркасыннан сөйгән була. Шундый матур кызга битараф түгеллеге сизелеп тора. Беркөннәрдә эшенә киткән җиреннән апасы Әнисә чирләп кайтты. Эче, башы авыртудан зарланды, күңеле болганды, башы әйләнде, кан басымы күтәрелде. Авылның "ашыгыч ярдәме" Римманы чакырдылар. Хәле аруланмагач, район сырхауханәсенә алып киттеләр.

    Табибның чыкканын озак көтте Рафак. Бик борчылды ул. Ничә ел тату гына яшәгән хатынының болай чирләгәне булмагач, аптырап калды. Ишектән авызы ерык табибны күргәч, эченә җан йөгерде.

    Табиб аңа хатынының авырлы булуын җиткерде. Рафак аптырап калса да, чын-чынлап сөенде.

    Иртәгә апасын сырхауханәдән чыгарачаклар. Әминә тырыша- тырыша өйләрне җыештырды, пироглар пешереп куйды. Бик арып, йокларга әзерләнде. Тик җизнәсе генә һаман кайтмады. Алай соңга калганы юк иде, Әминә аптырап калды.

    Янына кемдер килеп ятканны сизеп, куркып уянды ул. Гомер булмаганны, җизнәсе лаякыл исерек. Әминә куркып читкә тайпылды. Исерек Рафак көчле куллары белән балдызын кысып алып, иреннәренә үрелде. Әминә көчле куллардан ычкына алмады. Рафак кызның йокы күлмәген умырып төшерде, бу минутларда аннан да рәхимсез кеше юк иде... Ялына-ялына елаган Әминәне ул ишетергә дә теләмәде...

    Бөтен тәне сулкылдап авырткан хәлдә йокыдан уянды Әминә. Узенең кара янып чыккан беләкләрен, мәсхәрәләнгән тәнен уйлап елады да елады. Кичкә апасы кайта, нишләргә? Әллә аңа барсын да сөйләп бирергәме? Юк, сөйләп булмый шул, апасының сөенечле вакыты - аның сабые туачак.

    Шулай айлар үтте. Җизни кеше тын гына йөрде, ә Әнисә берни сизенмәде. Тора-бара Әминәнең тазарып, матураеп, эченең дә зураеп китүенә игътибар итте ул. Беркөнне түзмәде, сеңлесе белән икәү генә калгач, ипләп кенә сүз башлады. Сеңлесенең өйдә генә утыруы, беркая чыгып йөрмәве икеле-микеле уйларны кире кага иде. Әминә апасына барысын да сөйләп бирде. Ничә еллар тату булып, матур

    гына яшәгән гаилә өчен бу авыр яңалык иде. Әнисәне яшен суккандай булды, ишеткән яңалыктан ул өнсез калды. Башы әйләнеп китеп, гөрселдәп идәнгә ауды...

    Ашыгыч ярдәм машинасы озак көттермәде. Тиз генә машинасын кабызып, Рафак та аның артыннан кузгалды. Үкенечле уйлар диңгезендә озак йөзде ул. Үкенде, бик үкенде. Балдызын да, хатынын да озак уйлады. Ул аларның алларына тезләнеп гафу сораячак. Ләкин хатыны аның турында ишетергә дә теләмәде, иренә чыгып китәргә кушты, янына яраткан сеңлесен чакыртты.

    Алар тыныч кына очраштылар. Апа-сеңел... Әнисә кулларын сеңлесенә сузып: "Сеңлем, кайгырма, барсы да җайланыр, мин исән булганда сине беркем дә кыерсытмас, ә баланы үзем үстерермен", - диде. Үз нарасыен күрү бәхетеннән ул инде мәхрүм иде.

    Әнисәне ул Казанга якын дустына илтте. Бала туганчы ясалма корсак белән йөрде Әнисә. Әминәнең бәбәйләр көне җиткәндә Казанга килде. Бала туып, атна - ун көн үткәч, Әнисә аның белән авылга кайтып китте. Беркем дә шикпәнмәде дә, сизмәде дә. Ә Рафак шул китүдән бүтән күренмәде - Себер якларына чыгып югалды. Ай саен баласына акчасын җибәреп торды. Ләкин ул Алиянең кемнән туганын белми иде. Теге вакытта Әнисә табибтан көмәне төшүен Рафакка әйтмәвен үтенде.

    Еллар утте. Әминә укып бетереп, табибә дипломы алды, Казанда эшкә урнашты. Үзе белән укыган Илдарга кияүгә чыкты. Озакламый бәбиләре туачак. Алиянең кем кызы булуы апасы белән икесенең арасында гомерлек сер булып калды.

    Алар авылга еш кайталар. Апасы белән Алия аларны колач җәеп каршы ала. Кайткан саен матур кием- салымын, тәмле күчтәнәчләрен мулдан төяп кайта Әминә. Йөрәк түрендә сакланган серне ул беркемгә дә сөйләмәячәк . Ә шулай да Алияне күргән саен йөрәге яна, үз каны, үз йөрәк җимеше бит. Ул гомере буе ярдәм итәчәк, якпаячак, саклаячак аны.

    Фирая Исламова

     

    Фото pixabay.com

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: