Азнакаево
  • Рус Тат
  • Аты барның дәрте бар

    Бар дөнья техника белән мәш килгән заманда нигә ат тотарга булганын сорагач, Равил болай дип җавап бирде:

    Азнакайда Сабан туе быел бигрәк тә истәлекле булды, чөнки Ык буе төбәкләреннән дә күпсанлы кунакларны җыйды. Бәйрәмнең йөзек кашы - ат чабышына да кайлардан гына килмәгәннәр!

    Юртаклар, җайдаклар өзәнгеләрен чәйнәп баскан урыннарында биеп торалар. Менә ярыш башланды. Халык атларга көч биреп кул болгый, гөж килә, сызгыра. “Их, безнекеләр, Азнакайлар, сынатмасын иде!“ – диләр. Сынатмадылар, нәселле җайдаклар арасында Трон кушаматлы ат финишка коштай очып килеп керде. Трибунадан атның хуҗасы Равил Галимов, җайдак егетнең Руслан Шириязданов икәнен атагач, куаныч, горурлык хисләре күңелләрне биләп алды. Бар икән бит әле бездә дә ат җанлы кешеләр!

    Равил Галимов шәһәребезгә терәлеп торган подстанциядә үз йорты белән яши. Бакча, мунча, абзар-кура – бар да җитешле. Атлар торагы матур, ике катлы итеп салынган. Өске ягы печән өчен. Зур гына киң утарда дүрт ат уйнаклап йөри. Берсе безнең җиңүчебез Трон, икенчесе Доза кушаматлы бия, янында быел дөньяга килгән колын сикергәли. Читтәрәк шуның ике яшьлек тае Дубай Стар печән кетердәтә. Менә кайда ул дөнья рәхәте! Равилне күрүгә, йөгереп килеп, бәрхет иреннәре белән учындагы кишерне эләктереп, тәмләп күши башладылар. Нәни колын иркәләнеп сыйпатырга муенын сузды. Ул арада йорттан ут борчасы кебек малай чыгып, атлар арасына кереп тә китте. Курку да юк, борчылу да. Хуҗаның кече улы Радел икән.

    – Кечкенәдән бирле ат арасында үсте, мин булмаганда ул хуҗа, – ди Равил елмаеп.

    Бар дөнья техника белән мәш килгән заманда нигә ат тотарга булганын сорагач, Равил болай дип җавап бирде:

    – Миңа бу сорауны күпләр бирә. Чынлап торып гаҗәпләнгән кешеләр бар. Елына берничә Сабан туйда катнашу өчен күпме чыгым, хезмәт китә бит. Беренчедән, миңа кечкенәдән “ат җене “ кагылган. Бабам Зөфәр гомер буе атта эшләде. Зәңгәр арбасына утырып, Азнакай урамыннан йөргән чандыр гына картны әле бик күпләр хәтерлидер. Әниемнең туган авылы Мәнәвезгә кайтсам да, иң беренче атлар янына көтүлеккә китә идем. Бераз үсә төшкәч авыл Сабан туйларында ат ярышларында катнаша башладым. Мине бары тик бу матур, горур, чыдамлы, тугрылыклы малкайларны яраткан кеше генә аңлый алыр. Әлбәттә, үземә генә бу чаклы мәшәкәтне башкару авыр булыр иде. Янымда минем кебек “ат җене” кагылган якын дусларым бар. Печән әзерләүме, ярышларга җыенумы – барсын да бергә булдырабыз. Айдар Гатиятуллин – уң кулым һәрчак янымда. Атлар авырып китсә, алтын куллы мал табибы Илнур килеп җитә. Ә ат өстендә чабучы Руслан – үзе бер хәзинә. Нәселле атлар күп игътибар, тәрбия сорый. Азык рационы төрле. Аяклары да нәзберек, теләсә нинди урында чаптырып булмый. Ярышларга алып барыр өчен өсте ябулы машиналар кирәк. Иң ерак юлыбыз өч ел элек Уфа шәһәренә булды. Чечня Президенты Рамзан Кадыйровның атын гына уздырып, Рамзес кушаматлы атым икенче килде. Быел Тронның Туймазы, Азнакай Сабантуйларында иң беренчеләрдән булуы күңелгә тагын да дәрт өстәде. Алла бирсә, кечкенә пони алып, бала-чагаларны куандырасы килә. Шәһәребездә инвалид балалар бар, ә бит фән атларны дәвалау үзлегенә ия ди.

    Равил атларына су биреп, абзар ишекләрен ябып, эшкә җыена башлады. Шул ук подстанияда шофер булып эшли икән үзе.

    – Мал асраучыга берәр матди ярдәм күрсәтеләме, хәзер бик күп программалар бар бит?

    – Бер йөреп караган идем, сез авыл кешесе түгел диделәр. Әтием Рафаэль, әнием Халидә Мәнәвездә яшиләр, тик атларны анда кайтарып, аларны мәшәкәтлисе килмәде. Әтием болай да гел атлар янында. Аннан кемнәрдәндер нидер сорау минем холкымда түгел. Ярдәмчел, якын дусларым янымда, ике улым кул арасына кереп килә, Ходай кушса, әкренләп башкарып чыгарбыз бар эшне дә. Аннан, без бит бик күп башка якларда яшәп яткан ат тотучылар белән хәбәрдәш, бер-беребезгә йөрешәбез, киңәш-табыш итешәбез. Мин юкта тормыш иптәшем Люзия караштыра, кирәк булса Айдар дустымның хатыны Ләйсән килеп җитә.

    -– Исемнәрен каян уйлап табасыз?

    – Нәселле атлар барсы да паспортлы, урысча әйтсәк, родословныйлы. Исемнәре паспорт белән бергә кайта. Бик җентекләп тикшереп кенә бирәләр. Кешеләрнеке кебек әти, әнисе языла.

    Равил ашыгып эшенә чыгып китте. Ә мин аның артыннан бер куаныч, горурлык белән карап калдым. Мондый егетләр барында югалмас әле безнең атлар. Ата-бабалардан калган гореф-гадәтләрне саклап, Сабан туйларын ямьләп, туган җиребездә ат чабышлары дәвам итәр. Аты барның дәрте бар дип юкка гына әйтмиләр бит. Ә дәрте, киләчәккә ышанычы, яраткан шөгыле булган халык беркайчан да югалмый.

    Халисә Гомәрова

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: