Юксыну
«Бай тарихлы Урманай» китабының һәм районда чыккан башка күп кенә китапларның баш мөхәррире, олуг шагыйребез Илдус Гыйләҗевның якты истәлегенә багышлыйм.
Насыйп булды безгә олуг әдип белән
Очрашырга һәм дә эшләргә.
Җәлеп итте аның гадилеге,
Көч-куәт бирде ул үрләргә.
Илдус абый безгә дәрт өстәде,
Киңәшләрен бирде аңлатып.
Кирәк чакта туры сүзен әйтте,
Шаяртып та алды яратып.
Бездә булды аның соңгы эш урыны,
Эшләде ул тырышып, яратып.
Авыруларын читкә куа-куа,
Тырышты ул һаман җан атып.
Соңгы минутына кадәр көрәшсә дә,
Җиңә алмады шул, биреште.
Китап чыкты, ләкин Илдус абый
Күрә алмады шушы “ җимешне”.
Юк, китмәдең олуг шагыйребез,
Син яшисең безнең арада.
Шигырьләрең яши һәм җырларың,
Дәртләндереп тора һаман да.
Юксынабыз сине, Илдус абый,
Син җитмисең безнең күңелгә.
Туры сүзең җитми,фикерләрең,
Кирәк чакта юлны белергә.
Татарның син горур улы идең,
Хәтта Тукайга да тиңләрлек.
Үзеңнән соң күпме мирас калды,
Бөтен халкыбызга җитәрлек.
Очрашу
Урманаем, кабул иттең мине,
Үксез балаң итеп какмадың.
Яшьлегемнең хатирәсе итеп,
Күңелемдә мәңге саклармын.
Синдә үтте минем гомер юлым,
Эш башладым шушы авылда.
Яшьлек елларының гүзәллеген
Сагынамын әле һаман да.
Мәктәбеңдә белем алдым синең,
Комсомолга кердем ашкынып.
Зур тормышка зур өметләр белән
Озатып калды мәктәп талпынып.
Илле ел да узып киткән икән,
Ярты гасырдан соң очраштык,
Гүзәл вакытларны искә алып,
Бер туйганчы утырып сөйләштек.
Һәрберебез әби-бабай булган,
Чәчләребез инде чаларган.
Шушы чорда күпме сулар аккан,
Күпме хатирәләр яңарган.
Мәктәп елларына кайтып килдек,
Уй-хисләрне барлап яңадан.
Якты хисләр белән таралыштык,
Очрашулар теләп кабаттан.
Соңгы кыңгырау
Бүген мәктәпләрдә чыңлый
Соңгы кыңгырау.
Зур тормышка аяк баса
Егет һәм кызлар.
Безнең мәктәптән дә быел
Биш бала чыга.
Бу ике сыйныфка шулай,
Менә “могҗиза”...
Бар иде шушы мәктәпнең
Гөрләгән чагы.
Йөз иллегә җитә иде
Балалар саны.
Киләчәктә мәктәбебез
Гөрләсен тагын.
Балалар саны авылда
Гел артып барсын.
Без телибез балаларга
Бары уңышлар.
Теләгән хыялларына
Ирешсен алар.
Тормыш сикәлтәрендә
Абынмасыннар.
Авырлыклар килгән чакта
Югалмасыннар.
Авылым мәчете
Мәчет манарасы балкып тора
Авылыбызның нәкъ уртасында.
Егерме ел вакыт үтеп киткән
Шушы мәчетне дә салганга.
Шушы уңай белән авылыбызда
Оештырылды бик зур тантана.
Мөнәҗәтләр әйтеп, дога укып,
Иман китердек бер Аллага.
Бар да килгән бу мәчеткә бүген,
Яше-карты бер дә калмаган.
Ә күпләре зур тырышлык белән
Нәсел шәҗәрәсен барлаган.
Мәчет белән бергә авылыбызга
Иман нуры иңде яңадан.
Ишетелә һәр көн азан тавышлары,
Намазларга дәшеп кабаттан
Туган авылым
Туган авылым минем, Моратовкам,
Урнашкансың урман буена.
Ничә еллар синнән аерылсам да,
Син бит минем һаман уемда.
Яланаяк яшел чирәмеңдә
Аунап үстек бала чагында.
Кар суларын ерып язларыңда
Тездән чума идек суларга.
Ул суларны әгәр без ермасак,
Юллар тапмас кебек тоелды.
Балачакның матур мизгелләре
Күңелемә кереп уелды.
Язларында урманына кереп
Каен сулары да эчтек без.
Күке ипиләре, юа ашап,
Сау-сәламәт булып үстек без.
Үсә төшкәч, зур ярдәмче булып
Ни кушсалар, шуны эшләдек.
Җәен җиләк җыйсак урманында,
Балан җыя идек көзләрен.
Басу-кырларда да эшләдек без,
Калышмадык бер дә зурлардан.
Көтүен дә көттек, печән чаптык,
Эшләребез булды гел зурдан.
Борчак ипие дә ашадык без,
Ил башында Хрущев торганда.
Кукуруз да күпләп үстерелде,
Ә без сирәкләдек кырларда.
Егерме бер йорттан торган авыл,
Халкы тырыш булды хезмәттә.
Балалар да шулай тырыш иде,
Сынатмадылар алар мәктәптә.
Сукыр лампа белән дәрес карап,
Мәктәпләрдә яхшы укыдык.
Салкын торакларда яшәсәк тә
Сынатмадык без, һәрчак нык булдык.
Сынатмадык шулай тормышта да,
Эштән курыкмадык бекайчан.
Үскәнгәдер дөрес тәрбия алып,
Һәм чыныгу алып хезмәттән.
Хәзер инде туган нигез дә юк,
Туган авыл да юк күптәннән.
Тик уйларым минем бала чакта,
Йөрим кебек хәтфә “келәмнән”.
Балачакта
Без үскәндә басу ызанында
Була иде басу юллары.
Пыяладай тигез иде алар,
Ялан аяклап та узмалы.
Кунакларга йөрдек шул юллардан,
Күрше авылларга җиткәнче
Атлый идек һәрчак җырлар җырлап,
Ерак чакрымнарны үткәнче.
Шушы юллар буйлап өч авылның,
Мәктәбенә йөреп укыдык.
Көн дә шулай юллар уза торгач,
Без чыныктык һәм дә ныгыдык.
Хәзер дә мин җәйләр җиткән саен
Басу юлларыннан узамын.
Шушы юллар буйлап мин, ахыры,
Һичкайчан да йөреп туймамын.
Гади генә булган шушы юллар
Зур юлларга барып тоташа.
Илебезнең бөтен почмагына
Җитеп була шушы юл аша.
Табигать картаямы?
Әй, табигать, әллә инде
Син дә картаясыңмы?
Ел фасылың аңлап булмый,
Әллә мин картаяммы?
Кышларыңда җылы торса,
Җәйләреңдә талгынлык.
Көзләреңдә коры булса,
Язларыңда салкынлык.
Табигать картая диләр,
Бу чынлап та дөресме?
Әллә инде табигатьне
Үзебез рәнҗеттекме?
Пыскак яңгыр
Пыскаклап яуган яңгырдан
Шифалысы юктыр ул.
Бөтен җирне тигез күреп
Яуганга күрәдер ул.
Көтеп алган шушы яңгыр
Безгә дә килеп җитте.
Бөтен табигать уянды,
Үләннәр калкып китте.
Инештәге бакалар да
Моны сизеп алдылар.
Берөзлексез матур итеп
“Сайрыйлар” да “сайрыйлар”.
Бу бит, дуслар, юкка түгел
Һәр нәрсәнең үз җае.
Иртәгәдән башланачак
Изге Рамазан ае.
Искәрсәгез, һәр ел шулай,
Ураза тотканнарга
Табигать тә мәрхәмәтле,
Игелекләрен сала.
Әнкәем ашлары
Сагындыра газиз әнкәемнең
Мичтә пешкән тәмле ашлары.
Осталыкка җан җылысын кушып,
Әзерләгән бит ул аларны.
Иртә яздан ашатты ул безгә
Кычытканлы чумар ашлары.
Әле хәзер дә бик сагындыра
Балтырганлы умач ашлары.
Витаминлы ашлар белән безне,
Күпме сыйлагандыр, билгесез.
Тәмле иде “кысыр” ашлары да,
Итле шулпаларга биргесез.
Шушы чүлмәк ашларының тәме,
Бигрәкләр дә үзгә иде шул.
Хәзер ниләр генә пешерсәк тә,
Әнкәй ашларына җитми шул.
Роза Галиәхмәтова
Фото: архив
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев