Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
«ГӨЛСТАН» ИҖАТЫ

Ялгызлар урамында бәйрәм

Бәйрәмнәрне җене сөйми Азалиянең. Яшең утызга шактый кызу тәгәрәгәндә парлы дус-ишләре, туган-тумачалары арасында күңеле китек кебек сизә үзен.

Җитмәсә бар да:

– Кайчан кияүгә чыгасың? – дип җанын ашый.

Әйтерсең, бу дөньяда ялгызакларга бирердәй башка һичбер сорау юк!

Кайчан, кайчан? Ул каян белсен! Утырып калам дип кенә күңелең тартмаган кешегә кияүгә чыгып булмый бит. Сүз катучылары бар аның, әмма берсе дә кызның күңелен яулый алганы юк әлегә. Хыялында йөрткән асыл затның бу дөньяда барлыгына да шикләнә башлады инде ул. Җитмәсә, эштәге хатыннарның көн туса сүзләре ирләреннән зарланып башлана. Кемнеке эчеп, төне буе дулап чыккан, бер тамчы йокы күрсәтмәгән, кемнеке диваннан күтәрелә алмый телевизор карап ята, кемнеке бик тә вакчыл, тиененә кадәр санап җанына тия... Аларны тыңлый торгач, Азалия кияүгә чыгудан уттан курыккандай курка башлады. Яраббый, бармы соң ул чын ирләр? Әллә бар да хатын-кыз җилкәсенә салынып яши торган чүпрәкбашка әверелеп беткәнме?

Өмет дигәнең тоныкланып, ялкыннары инде сүнеп бетәм дигәндә, тормышында могҗиза булды. Әйе, әйе, могҗиза дими, ни дисең моны! Табигать алтынсу шәлен бөркәнеп, сары көзләренә кереп бара иде. Җомга көнне эш сәгате башлану белән Хоттабыч (алар җитәкчеләре Хәким Хатиповичны үзара шаяртып шулай атыйлар) дүшәмбе көнне бухгалтериягә Казаннан – идарәдән тикшерүче киләсен, итәк-чабуларын җыештырып куярга кирәклеген әйтте. Бухгалтериядә зилзилә купты, хәтта шимбә, якшәмбе дә килеп, документларны рәткә салдылар.

Дүшәмбе төш җитәрәк баш бухгалтерлары Зиләрә Марсовна җитәкче бүлмәсеннән уктай атылып чыгып сөрән салды:

– Килгән, кызлар, хәзер монда керәчәкләр, держитесь!

Бар да тез буыннарына кадәр калтырап, албасты керәсен көткәндәй, ишеккә төбәлделәр.

Ишектә мәһабәт гәүдәле, җитди йөзле, әмма бик тә чибәр егет пәйда булды. Азалиянең тәненә ут йөгерде: “Бу – ул!” Әйе, әйе, нәкъ аның хыялында йөргән егет! Каушаудан кулындагы документлар тулы папкасы идәнгә төшеп китте һәм ачык тәрәзәдән кергән җил белән кәгазьләр тикшерүченең аяк астына очтылар.

Башкаларның: ”Җебеп торасың!” – дигән ачулы карашларын да тоймады, Азалия кәгазьләрне җыйнарга атылды. Тикшерүче:

– Алай ук куркыныч түгел лә инде мин! – дип елмаеп сүз каткач кына бүлектәге киеренкелекне йомшартып, бар да көлешеп алды.

Ике атна буе иңнәренә канат үскәндәй очынып йөрде Азалия. Аның әле беркайчан да эшкә болай атлыгып барганы юк иде. Егет үзе дә кызга битараф түгел сыман. Җитмәсә, өйләнмәгән дә ди!

Бәхетенә, Хоттабыч беренче көнне үк Азалияне үзенә чакыртып:

– Бүлектә синнән кала бар да гаиләле хатыннар, сиңа, сеңлем, комсомол заданиясе – тикшерүче егеткә кунакханәдә күңелсез уйларга бирелеп ятарга ирек куйма! Әнә, Боз сараена алып бар, бассейнга. Иртәгә Мәдәният йортында Салават концерты диләр, билетны үзем юнәлтермен. Матри, ревизия нәтиҗәсе синнән тора! Әгәр дә бар да яхшы тәмамланса, үзеңне Зиләрә Марсовна урынына билгеләрмен, аңа пенсиягә күп калмады инде, – дип колагын киртләп куйды.

Хоттабыч әйтмәсә дә риза иде Азалия, егет белән җир читенә барырыга да риза!

Сүзләре тиз килеште тикшерүче белән кызның. Икесе дә бер институт тәмамлаганнар, Илсур берничә елга алдарак кына. Казанда бер бүлмәле фатирында ялгызы яши икән.

– Нишләп моңарчы өйләнмәдең? – дигәч, ул кызны очындырып:

– Синең кебекне очратканым булмады, – дип кочаклап алды.

Тикшерүче егет кызның күңелендә мәхәббәт ялкыны һәм ак өметләр кабызып китте. “И,Хоттабыч, Илсурга кияүгә чыксаммы? Синең кеп-кечтеки оешмаңда саннар кимереп, урын даулашып ятмас идем!” – дип хыял болытларында йөзде.

Һәм менә ул татлы уйлар эчендә автобуста Казанга – сөйгәне янына бара. Быел Яңа елны Азалия ялгыз каршыламаячак инде. Илсур кайта алмыйм, ел азагы, эш күп, диде. Азалия аңа сюрприз ясамакчы булды. Кичә кич телефоннан сөйләшкәндә, Казанга баруы турында бер сүз дә әйтмәде. Илсур эштән бушаганчы ул кибетләрдә йөрер, егетне хуштан язырлык күлмәк сатып алыр. Сөйгәненә бүләкне дә Казаннан гына карар.

Башкаланы сагынып килде кыз. Институт тәмамлаганнан соң килгәне юк иде әле. Казан соңгы еллар эчендә нык үзгәргән – купшыланган, яңарган, төзекләнгән. Аның эшкә бик тә Казанда каласы килгән иде, әмма ике кешенең берсе икътисадчы һөнәренә укыган заманда зур танышың булмаса, башкалада белгечлек буенча эш табу – чүлдә адашып йөргәндә ялгыш коега тап булу белән бер иде. Әти-әнисенең дә төпчекләрен яннарыннан җибәрәселәре килмәде, үзе туган кечкенә шәһәрчеккә кайтардылар. Тын гына аккан инеш кебек, шәһәрләрендә тормыш талгын, бер көйгә бара иде. Казан урамындагы шау-шудан, хәрәкәт тизлегеннән кызының башы әйләнеп китте. Кирәкле кибетенә маршруткада көчкә кысыла-этелә барып җитте. Сайланып йөри торгач, аякларының хәле бетте. Инде булмады дип, өмете өзелә язганда, бер күлмәккә күзе төште. Киеп караган иде, нәкъ аңа атап теккәннәрмени!

Елтыравыклы зәңгәрсу тукымадан тегелгән бу күлмәктә ул әкияттәге Кар кызын хәтерләтә иде – кара чәчләрен толым итеп үреп куясы гына калган! Чәчен исенә төшергәч, ул парикмахерскаяга сугыласы итте. Юлда майланган, тузган баш белән шушы кадәр купшы күлмәкне кимәссең бит!

Кибет ишегеннән чыгу белән сумкасындагы кәрәзле телефонын эзләргә тотынды, Казанда икәнлеген Илсурга шалтыратып әйтергә кирәк, парикмахерская кырыннан килеп алсын. Шулчак аның кулыннан сумкасын йолып алдылар да, кыз исенә килгәнче, угры соры төркем арасына кереп тә югалды. Азалия авыз ачып кычкырырга да өлгермәде. Әнә шулай бер тиенсез, документларсыз, телефонсыз, яңа алган күлмәген кочаклап, ул Казан уртасында басып калды. Нишләргә соң? Кая барып бәрелергә? Илсурның торган җирен дә белми бит ичмасам! Менә сиңа сюрприз! Эшенә барып, адресын алыргамы әллә? Өметсез – шайтан, дигәндәй, ул автобус тукталышына таба атлады. Кесәсендә сукыр бер тиен дә калмаган, автобуска кем утырта инде аны! Ул үзенең кечкенә шәһәрчеген сагынып куйды, анда теләгән җиреңә җәяүләп тә барып җитеп була. Монда шәһәрнең бер башыннан икенче башына тәпили башласаң!.. Ул яшь тыгылган күзләрен мөлдерәтеп, ялгыш Илсур очрамасмы икән дип үткән җиңел машиналарга карап торганда, бер чит ил машинасы шып янында туктады һәм ярым ачык тәрәзә аша:

– Азалька! – дигән тавыш ишетелде.

– Кадрия? Синме соң бу!

Менә шуннан соң илаһи көчкә ышанмый кара! Студент чакта биш ел буе бер бүлмәдә яшәделәр алар. Дустының Казанда калганлыгын белә иде, баштарак хат языштылар, аннан элемтәләре өзелде. Кадрия Азалия кайгысын ишетү белән:

– Әйдә, миңа кайтабыз. Берәр җаен табарбыз, – дип машинасына утыртып алып китте.

Кадриянең бер бүлмәле фатиры зәвык белән бизәлгән иде. Кызлар ашап-эчкәч йомшак диванга чумып, яшьлек хәтирәләренә чумдылар. Фотоальбомнар актарганда, Азалия таныш сүрәт күреп, имәнеп китте. Диңгез буенда Кадрия янәшәсендә ак тешләрен җемелдәтеп Илсур басып тора иде.

– Бу кем? – дип сораганын сизми дә калды.

– Жених! – диде Кадрия исе китмәгәндәй. Ярый әле диваннан торып китте, юкса Азалиянең калтыранган кулларына игътибар итми калмас иде. – Туебызга сине дә чакырам. Кстати, ул бүген эштән соң килергә тиеш. Белсәң аның ниндилеген!

Белмәгән кая! Ничек кенә белә әле!

– Күптән очрашасызмы? – дип көч-хәл белән сорый алды Азалия.

– -Елдан артты инде, диңгез буенда таныштык. Ул миңа кияүгә чыгарга тәкъдим ясады. Илсурның әти-әниләре дә, минекеләр дә риза. Ох, Азалька, белсәң, мин шундый бәхетле! – дип Кадрия дустын килеп кочаклап алды.

Моңа кадәр исемен ишетмәгәч, бәлки охшашканнардыр гына дип өметләнгән иде Азалия. Илсур, Илсур! Хыял канатларын каердың бит! Моннан соң егетләргә ничек ышанырга? Әйтергәме, чын йөзен ачаргамы әллә? Шуннан ни файда? Азалиягә кияүгә чыгарга тәкъдим ясамады бит Илсур. Бәлки артык хыялланып, ялганны чынбарлыкка төреп күрергә теләдеме?

Юк, качарга, тизрәк качарга кирәк бу Казаннан! Азалиягә рәхимле булмады Казан!

Тукта, сәгать ничә соң әле? Ул стенадагы сәгатькә күз салды. Кичке сигез тулып килә иде. Автобуска соңга калды, әмма монда калырга ярамый, ярамый Азалиягә! Илсур килгәнче үк чыгып качарга кирәк! Ул кисәк кенә урыннан торды да:

– Син миңа әҗәткә акча биреп тора аласыңмы? Миңа кайтып китәргә кирәк, – дип кабалана-кабалана киенә башлады.

– Төнгә каршы кем юлга чыга инде?

Кадрия дустын үгетләп карады.

– Юк, юк, миңа кайтырга кирәк, күңелем һич тыныч түгел, төнге юл кыска ул, иртәгә я буран кубар, – диде.

Кадрия артыгын төпченмәде, сораган кадәр акча биреп, хәерле юл теләде.

Урамга чыккач Азалия яшьләренә ирек бирде. Монда аны беркем дә танымый, белми. Узып китүчеләрнең сораулы, кызганулы карашларын да күрмәде, сүз катучыларга да борылып карамады, Казан урамы буйлап атлады да атлады. Бераз тынычлангач, маршруткага утырып, вокзалга юл тотты.

Кышкы салкын болай да хыянәттән өшегән күңелен өтеп, тәненә үрмәли, фикерләрен оета башлады. Ничек тә шушы тынчу вокзалда төн үткәреп, иртә белән туган шәһәренә, җылы өенә кайтып, бар кешедән качасы килде.

Түр помакта кайгысына куырылып утырганда, колагына таныш шәһәр исеме ишетелде:

–...кайтучылар юкмы?

Тавыш берничә тапкыр кабатланды.

– Бар! – дип сикереп торды кыз.

Үзеннән чак өлкәнрәк ир бераз көтеп торырга кушты да, тәмәкесен кабызып, урамга чыгып китте. Аннан бер ярты сәгатьтән әйләнеп керде һәм кызга эндәште.

Азалияне төнге вокзал газапларыннан коткаручы Рөстәм атлы булып чыкты.

– Азалия, – диде кыз үзе белән теләр-теләмәс кенә таныштырып. Аның сөйләшәсе генә түгел, яшисе дә килми иде.

– Матур исем, ялгышмасам, шундый чәчәк бар бугай. Яңа ел каршыларга кайтышмы? – дип шофер төпченүдән түгел, сүз өчен сүз булсынга дип сораштыруын дәвам итте.

– Бәйрәмнәрне күрә алмыйм! – диде кыз күңелендәге бар үпкәсен чыгарып.

– Мин дә! Ыгы-зыгы, шау-шу, – дип элеп алып китте шофер.

Рөстәм бик ачык, сүзчән кеше булып чыкты. Кызга кайгысына бикләнеп кайтырга ирек бирмәде.

Азалиягә бушанырга кирәк иде. Таныш түгел кешегә ачылуы җиңелрәк бит ул. Кыз бүген күргәннәрен түкми-чәчми сөйләп бирде.

– Кыш бабай быел бәхет алып килер, Яңа елда могҗиза булыр дип уйлаган идем! – диде ул яшьләренә күмелеп.

– Могҗизага – әрчак ышанырга кирәк, өметсез яшәргә ярамый! – дип үзенчә юатмакчы, канатландырмакчы булды Рөстәм.

– Сиңа әйтүе җиңел, хатының, балаларың бардыр. Ялгызлык ачысын татымаган кеше ялгызакларның хәлен белми шул!

– Ялгышасың, кызый, мин дә нәкъ синең кебек хыянәт ачысын татыдым. Мине дә сөйгәнем ташлап китте. Чибәррәккә, укымышлыракка.

Азалия юл буена беренче тапкыр шоферга текәлеп карады. Юк, алай кызлар ташлап китәрлек түгел иде Рөстәм.

– Синеме, кит инде!

– Хатын-кыз – сәер халык, нәрсә теләгәнен аңламассың. Мин башта гади эшче идем, ул – укытучы. Кемгә кияүгә чыгасын белде, югыйсә. Туй көне дә бигеләнгән, кунакларга чакыру таратылган иде. Майлы эш киемнәрен юасы килмәгәндер инде, акчаны да әзсенде. Бәлки минем бәхеткәдер. Ул ташлап киткәч, мин читтән торып институт тәмамладым, хәзер җитәкче урында эшлим, фатир сатып алдым, өр-яңа машинам бар.

– Таксист булып та акча көрисеңме?

– Минме? Син нәрсә! – дип көлде Рөстәм. – Эш буенча Казанга барган идем, дустым студент улын алып кайтырга кушты, вокзалда очрашырга сүз куешкан идек, нишләптер килмәде. Ялгыз кайтканчы дип кенә дәшкән идем.

– Минем бәхеткә булган инде алайса!

Рөстәм Азалияне йорты янына кадәр кайтарып куйды, акчасын да алмады.

Икенче көнне Җир шары Яңа ел каршыларга җыена иде. Тик Азалия генә урыныннан да кузгалмады. Мөмкин булса, ул бу планетадан очып китәр иде. Урамда шарт-шорт шартлаткычлар аталар, җырлыйлар, көлешәләр... Халык үзәк мәйданга – Яңа ел чыршысына агыла. Беркемдә дә Азалиянең кайгысы юк.

Чү, ишектә кыңгырау чыңлады түгелме? Кем булыр икән? Танышлары аны Казанда дип беләләр. Кайсы адашканы йөри инде? Ул халатын бөркәнеп, ишек келәсен ачты. Каршысында Кыш бабайны күргәч, аптырап китте. Ялгыштыгыз, дип авыз ачмакчы булган иде, Кыш бабай капчыгыннан шау чәчәкле азалия гөлен тартып чыгарды да, кызның кулларына тоттырды:

– Яңа ел белән!

Кыз исенә килгәнче, ул түргә узды һәм капчыгын идән уртасына җәеп салып, аннан шампан шәрәбы, торт, конфетлар, тагын әллә нинди тәм-томнар чыгарды.

– Кыш бабайга ышанырга кирәк, Азалия, бик-бик теләсәң, теләк кабул була ул! Менә монда сиңа Кар кызы күлмәге дә алып килдем, Кар кызсыз нинди Кыш бабай була инде! – дип Азалиянең машинада онытып калдырган пакетын сузды.

Азалия, ниһаять, аңына килеп:

– Рөстәм?! – дип сүз ката алды.

– Мин инде, мин, бар тиз генә өстеңне алыштыр, мин табын кора торам. Ялгызлар урамында да бер бәйрәм ясыйк әле.

Фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев