Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
«ГӨЛСТАН» ИҖАТЫ

Якташыбыз Җәүһәрия Шәрипованың шигырьләре

Җәүһәрия Шәрипова иҗаты.

         Күршеләр

Күрше хакы – Алла хакы,

Белми әйтмәгән халык,

Яшик әле рәхәт итеп,

Әйбәт күршеләр булып.

– Ни хәлләрдә торсыз? – дип,

Күршең керсә өеңә,

Җаннарыңа рәхәт була,

Күңелләрең сөенә.

Телефоннан шалтыратып,

Бер сөйләшеп алсаң да,

Таба ашлары пешереп,

Бергә чәйләп алсаң да,

Җан рәхәте инде шулай,

Аралашып яшәүләр.

Гомерләр дә матур узар,

Тату булса күршеләр!

 

                  Сагыш

Күңелемнең бик тә моңсу чагы,

Яраланган коштай калдырдың,

Нигә инде, язмыш, көтмәгәндә

Сыңар канатымны каердың?

Кошлар да бит ялгыз канат белән

Давылларга каршы очалмый.

Ә кешеләр пар канатсыз булса,

Дөнья мәшәкатен кочалмый.

Әрнеп янган йөрәк утларында

Көйми генә ничек түзәргә?

Кайдан алыйм икән сабырлыклар,

Юк, ярамый өмет өзәргә!

Яраларга – вакыт дәва диләр,

Өмет белән кирәк яшәргә!

 

            Авыл миче

Бик еш искә төшә балачаклар,

Яшьлектәге ямьле авыл киче.

Гомер буе исләремнән чыкмас

Туган нигеземнең ап-ак миче.

Шушы мичтә әнкәй ипи салган,

Кабартма пешергән, коймагын.

Мичтә әзерләнгән ризыкларның

Тәмен бүгенгедәй тоямын.

Салкыннарда өшеп-туңып кайткач

Җылына идек шушы мичләрдә.

Акшарланган ап-ак авыл миче

Җылытты бит салкын кичләрдә.

Фото pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев